Чакырылган кунакларга үзешчән артистлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук биредә ветеран авылдашыбыз Харисова Наиләне туган көне белән котладылар. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә бәлән дәвам итте.
Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз белән “Үзе бер чор, үзе бер җыр” исемле очрашу кичәсе узды. Кичә табын артында җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Өлкәннәр – алтын канат» исемле китап күргәзмәсе, стендгазета эшләнде.
Аны билгеләп үтү күптәннән традициягә әверелде. Билгеле булганча, аны ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бу дата өлкән буын вәкилләренә игътибар бирергә һәм кыйммәтле тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы сәбәп. Бу шулай ук яшь буын өчен искәртү. Картлык ярдәмгә, мәхәббәткә, кайгыртуга мохтаҗ. Бу яшьлекнең мәңгелек булмавына басым ясый: яшьлек вакыт узу белән җитлеккәнлеккә, ә аннары картлыкка алмашына. Шушы бәйрәм уңаеннан район авыл китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән бәйрәм чаралары уздырды.
Айдар авыл китапханәсендә “Иң яхшы Интернет та, китапны алыштырмый!” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чараның максаты - укучыларның игътибарын шәхес үсешенең мөһим факторлары буларак китапка һәм укуга җәлеп итү. Чара барышында укучылар яраткан әсәрләре турында фикер алыштылар, яңа әдәбият яңалыклары белән таныштылар, элек укыганнарыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында куелган төп сорау: «Балаларны яхшы, кызыклы әдәбият укуга ничек өйрәтергә?». Интернеттан, әлбәттә, без китмәячәкбез, әмма гомуми тырышлык, китап һәм уку пропагандасы аша, без балаларга әдәбиятның әһәмиятен җиткерә алачакбыз.
Урта Мишә авылы клубында Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш. Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады.
30 сентябрьдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Кеше хокуклары - синең хокукларың» исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларны Кеше хокуклары турында, халыкара-хокукый документларның барлыкка килү тарихы һәм аның төп нигезләмәләре белән таныштырды.
Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шуны истә тотып, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү йөзеннән, Баландыш авыл җирлеге , китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә 30нчы сентябрь көнне “Яшьләрдән хөрмәт күреп, ярату тоеп яшәгез” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды.
Китапханәче һәм "Тылсымлы сүзләр" һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе милли баш киеме түбәтәй ясарга өйрәтте. Чара барышында китапханәче борынгы заманнарда татар кызлары нинди бизәнү әйберләрен таканнары һәм алар нинди мөһим роль алып барганнары турында сөйләде. Катнашучылар түбәтәйнең тарихын белеп, аны тегү ысулларын кызыксынып өйрәнделәр.
30 сентябрь - Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне. Бу датаны бәйрәм итү кысаларында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре патриотик сәгать үткәрделәр һәм «Без бергә» исеме астында презентация карадылар. Балалар Россия һәм аның яклаучылары турында китаплар белән таныштылар, «Минем Ватаным – Россия» интерактив викторинасы сорауларына җавап бирделәр, Туган илебез турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.