ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Балалар иҗат үзәгенең “Бәйләү иле” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә, 8 март бәйрәменә әзерлек эшләре алып баралар

5 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зинатуллин Ф.В. 9 сыйныф укучылары белән ОГЭ га әзерлек буенча косультация уздырды.

Без балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына, йолаларына, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан кичәгә әзерләнәбез.
Кичә халыкара хатын кызлар көненә багышланды. Чара концерт номерлары һәм солдат хатлары уку белән дәвам итте. Соңыннан солдат әниләренә җылы теләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бәйрәмне әлбәттә кечкенәләр башладылар: 2 кечкенә төркем балалары, урта төркем һәм зурлар төркем балалары .  Алар  әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне  ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә! Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән 
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен  4 март көнне "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Чара барышында 2,3 сыйныф укучыларының әти-әниләренә каршы 4 сыйныф укучыларының әти-әниләре ярышты. 
Алар елдан ел кими баралар. Алар инде өлкән яшьтәге кешеләр. Шуңа да карамастан алар авыл яшәеше белән кызыксынып торалар,  үзләренең бик акыллы, үткен киңәшләрен бирәләр. Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы –шуларның берсе. Безнең мәктәп укучылары аның белән һәрдаим  очрашып торалар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр. Хәбибрахман абый ул елларны зур дулкынлану белән сөйли. Ул укучыларга бу тормышның кадерен белергә, яхшы укырга куша.
Физика укытучысыАлексеева И.Х, химия укытучысы Пашина А.П. һәм математика укытучысы Галимханова  Г.Р. “ Ел укытучысы -2015 “ бөтенроссия конкурсының район турында катнаштылар. Алексеева И.Х һәм Пашина А.П. конкурста призер булдылар. Алар  Балтачта үтәчәк  “ Ел укытучысы -2015 “конкурсының зона турында катнашачаклар. 
Бәйрәмне театр бүлеге укытучысы Ханипова Регина алып барды. Конкурста 30 укучы катнашты. Конкурс кызыклы уеннар , җыр биюләр белән урелеп барды. Бәйрәм ахырында  конкурста катнашучылар тамашачылар белән бергә тәмле ризыклар белән сыйландылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International