ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бәйрәмгә әкият геройлары төрле бирем һәм уеннар алып килделәр. Беренче сыйныф укучылары үзләренең тапкырлыкларын, күп нәрсәгә өйрәнгәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә шулай ук  4 нче сыйныф укучылары да килделәр. Алар нәни дусларына бүләкләр алып килделәр һәм бәйрәм белән котладылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 4 март көнне Айдар башлангыч мәктәбендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды. 
«Иӊ тиз шуучылар» булып Гарифуллина Сөмбел һәм Муртазина Руфия, «Иӊ ерак шуучылар булып» Гильмутдинов Ә, Вахитов Рәмис һәм Зарипова  Камиләләр танылды. «Иӊ нәни шуучы» Гильмутдинова Әминә булды.  Әлеге ярыш «Кышкы һава-тәнгә дәва» девизы астында үткәрелде.
Китапханәче Газизова Р.Ш укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар бик теләп аның китапларын өйгә яздырып алып киттеләр.
Районыбызда 17 исән ветеран бар. Һәрбер сугыш ветеранына барып аның хәзерге һәм элеккеге фотосурәтләре, кирәкле мәгълүматлар тупланды. Хәзерге вакытта җыелган мәгълүматларны эшкәртү өстендә эшлибез.
Үткәннәрне барлап, ветеран узган сугыш юлларын  искә алып озак сөйләштеләр. Хәзерге вакытта Алан авыл җирлегендә ике сугыш ветераны гына исән-сау. Без аларга сәламәтлек, озын гомер телибез. Рәхмәт сезгә, Ветераннар!

Әлеге кичәдә авылыбызда яшәүче 8 гармунчы катнашты. Кичә җыр - биюләр белән үрелеп барды.  Бу биюләрне берләшмәләргә йөрүче кызлар башкарды. Кичәдә җырларның күбесе гармунга башкарылды. 

 

 

Балалар бу түгәрәктә теләп һәм актив катнашалар. Берләшмәләрдә өйрәнгән һөнәрләрен алар мәдәният йортында уздырылган чараларда күрсәтәләр. Алар катнашкан соңгы чара “Сөт иле” Агрофирмасының отчет җыелышында  булды.

Һәр кичә сценарий ярдәмендә сәхнәгэ куела. Төзегән һәр сценарий папкаларга туплана һәм методик бүлмәдә билгеле бер урынга урнаштырылып барыла.

 

 


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

3 март көнне Үзәк балалар бакчасының  уртанчылар һәм икенче төркеме балалары Үзәк урта мәктәбе музеена бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International