ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Авторлык программасын яклау максатыннан тәрбиячебез Степанова Валентина Иван кызы  балалар белән бергәлектә Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. 

4 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә П.П. Ерршовның  "Конек-горбунок" әкияте буенча уен – сәяхәт үткәрелде. Уен барышында Ершов Петр Павловичның биографиясе һәм иҗаты  белән танышылды. Мондый чаралар китап укуга кызыксыну уята.

 8 март бәйрәме якынлашу уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелә башлады.Бүген шуларның берсе башлангыч сыйныфларда рәсем конкурсы үтте.Алар үзләренең әниләренә открытка ясадылар.
Бүген  МБГБУ – Иске Җөри урта мәктәбендә химия атналыгы кысаларында химия укытучысы Зарипов Айрат Шайдллович укучыларга мастер класс күрсәтте. Ул кызыклы опытлар күрсәтте, химия фәненең мөхимлеген сөйләде. Укучылар бик кызыксынып карадылар, аларга бик ошады.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең беренче категорияле математика укытучысы Галимҗанова Г.Ә. 6 нчы сыйныфта математикадан "Саннарны кушу һәм алуга аңлатмалар" темасына физика- математика циклы фәннәре методик берләшмәсенә кергән укытучылар каршында ачык дәрес күрсәтте.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Исламов Фаил (фәнни җитәкчесе Ибраева Р.З.) 26-27 февраль көннәрендә А.М.Терентьев исемендәге укучыларның XXI Идел буе фәнни-экологик конференциядә катнашты. 
1 март наркомания һәм наркобизнезка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә яшьүсмерләр белән "Бер рәхәтнең мең михнәте" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

4 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы М. Әхмәтгалиевның 95 еллык юбилеена багышланган, “Шат балалык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Кичә Олы Нырсы мәктәбендә хәрби-патриотик  айлык    планы  нигезендә  1-8  сыйныфлар арасында Аҗаган   уены узды. Зәңгәрләр командасында – 1,3,5,7, яшелләр командасында- 2,4,5,8  сыйныф  укучулары көч сынашты. Яшелләр командасы җиңүче булды.

Лесной   төп гомумбелем бирү мәктәбенең  педагог-организаторы  -  Сабирҗанова  Энҗе  Гафур  кызы “«Детство без границ”  XVII  республикакүләм фестиваленең   район турында «Вместе дружная семья»   номинациясендә  беренче урын  алды һәм   Теләче  муниципаль   районы  мәгариф бүлегенең  мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International