ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бөтенрәсәй аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе «Алкоголь – гаилә дошманы» исеме астында акция үткәрде. Китапханәдә “Начар гадәтләрдән башка тормыш искиткеч” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Этим летом ребята окунулись в чтение вместе с библиотекой! Прочитали то, что им нравится и поделились впечатлениями от прочитанного. Среди них определили трех победителей, прочитавших наибольшее количество книг, креативно оформив карты-путеводители.

Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем сәламәтлегем минем кулда” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара 11 сентябрь көнне авыл яшьләре катнашында үтте. “Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечелек бик күп төрле чирләр китереп чыгара.”- дип аңлаттылар мәдәният хезмәткәрләре.

Алкогольгә бәйлелекне бетерү максатын күздә тотып, һәр елны Россиядә 11 сентябрь көнне “Аеклык көне” үткәрелә.  Бөтенроссия аеклык көне-җәмгыятькә сәламәтлекнең никадәр кыйммәтле булуын һәм тормышның барлык ситуацияләрендә дә аек булуның никадәр мөһимлеген искә төшерү өчен бик яхшы мөмкинлек.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 нче сентябрьдә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында Балалар иҗаты үзәге, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Район мәдәният йорты базаларында маскировка челтәре үрү оештырылды. Акциядә 152 кеше катнашты. Барлыгы 7,5 х 5 метр зурлыктагы дүрт маскировка челтәре үрелде.

19 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина А.Х. " Татарстан - новый век"-"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган "Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар" диеп аталган Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  21 нче сентябрь көнне “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.

Бүгенге балалардан грамоталы һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар үсеп чыксыннар дисәң,балаларны юлда дөрес тәртипкә өйрәтү балачактан ук кирәк.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 16 сентябрендә Теләче авылында Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында «Татарстан кроссы-2023» җиңел атлетика ярышлары булып узды. Ярышларда районның 12 мәктәбе, барлыгы 237 укучы катнашты.

Мул көзнең нигъмәтләренә бай ярминкәдә районыбыз мәктәпләре  шәһәр халкына  авыл-хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, укучыларның узләре эшләгән кул эшләрен тәгъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International