ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта үсеп килүче яшь буынга хокук тәрбиясе бирү - мөһим бурычларның берсе булып тора. Балаларның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан, 26 октябрьдә Алан авыл китапханәсендә "Әкият геройлары хокуклары" дип аталган мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм "Әкият геройларының да хокуклары бар" дип исемләнгән уен – викторина үткәрелде.

Китапханә хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында келәм белән чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Әлеге чигү техникасы ярдәмендә бик күп кызыклы әйберләр ясарга мөмкин: төрле келәмнәр, оригиналь картиналар, декоратив паннолар, диван мендәрләре, мондый чигү белән хәтта сумкалар һәм башка аксессуарлар да бизәлә

Татар халкының мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә “Ак эскәтер, җиз самовар - өстәлемнең түрендә” дигән самовар бәйрәме үткәрелде. Чарага “Ак калфак” клубы әгъзаләре чакырылды.Үткәрелгән чарада самоварның тарихы, татар халкының чәй эчү традицияләре турында сөйләнелде. Чәй, самовар турында мәкальләр, табышмаклар әйтү буенча тапкырлыкларын да сынадык, самовар рәсеме дә ясадык. Бәйрәм кичәсе бик җанлы һәм күңелле үтте һәм чәй эчү белән төгәлләнде.  

Кызыл китап белән танышу максатыннан Олы Метәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Кызыл Китап нәрсә ул?" исемле танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чарада укучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында күп мәгълүмат алдылар. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы, чөнки кеше тормышы табигать белән бәйле. Чара әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен дигән теләкләр белән тамамланды.

Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Ак үлемгә юл юк» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды, буклетлар күргәзмәсе оештырылды. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк» дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләрне үтәү турында сөйләнде.

Ул төрле темага, әмма шул ук вакытта бер үк нәрсә турында язган — бу дөньяда кешенең урыны турында. Олы Мишә авыл китапханәсендә татар язучысы, публицист, этнограф Нурихан Фаттахның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе янында үткәрелгән әдәби сәгатьтә укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында  «Юл әлифбасы» танып белү викторинасы уздырылды. Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү-тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар һәрвакыт актуаль. Бүгенге чараның максаты-юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту.

Шуны истә тотып, 24 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтеннән ерак булыйк” дигән тема астында әңгәмә уткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьләр әңгәмәдә бик актив катнаштылар.  

Нурихан Фәттах исеме әдәбиятыбызда тарихи романнар иҗат итү буенча, татар телендә проза белән кызыксынучы һәркемнең йөрәгендә күренекле урын алып тора. Язучы XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятның иң якты йолдызларының берсе булган. Аның әсәрләре укучылар арасында бүгенге көнгә кадәр популярлык казана. 24 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә танылган язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан «Язганында тарих җиле» исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм әсәрләренә күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар язучының тормышыннан алынган фактлар белән таныштылар, шулай ук яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Биек Тау шәһәрендә өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның егетләр командасы, 2006-2007 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Команда составы: Назмутдинов Адель, Яхин Ислам, Имамиев Әмир, Гарипов Ислам, Ибраһимов Дилюс, Исмәгыйлев Самир, Фатихов Руслан, Мортазин Сәид, Гуломов Азиз, Емельянов Станислав.

Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International