Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора.

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Шуны истә тотып, 24 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтеннән ерак булыйк” дигән тема астында әңгәмә уткәрелде. Яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьләр әңгәмәдә бик актив катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International