«Юл әлифбасы»

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында  «Юл әлифбасы» танып белү викторинасы уздырылды. Балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү-тормыш ихтыяҗы, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар һәрвакыт актуаль. Бүгенге чараның максаты-юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту. Викторинаны зурлар төркем балалары арасында , тәрбияче Биккинина Р.Р. үткәрде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.Викторина ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр безнең тормышыбызны саклап калачак. Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Ахырдан балаларга яктылыкны кире кайтара торган брелокалар бүләккә таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International