Ул төрле темага, әмма шул ук вакытта бер үк нәрсә турында язган — бу дөньяда кешенең урыны турында. Олы Мишә авыл китапханәсендә татар язучысы, публицист, этнограф Нурихан Фаттахның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе янында үткәрелгән әдәби сәгатьтә укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.