Нурихан Фәттах - татар язучысы, тәрҗемәче, тарих һәм лингвистика буенча әсәрләр авторы.

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Нурихан Фәттах исеме әдәбиятыбызда тарихи романнар иҗат итү буенча, татар телендә проза белән кызыксынучы һәркемнең йөрәгендә күренекле урын алып тора. Язучы XX гасырның икенче яртысында милли әдәбиятның иң якты йолдызларының берсе булган. Аның әсәрләре укучылар арасында бүгенге көнгә кадәр популярлык казана. 24 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә танылган язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан «Язганында тарих җиле» исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм әсәрләренә күзәтү оештырылды. Чарада катнашучылар язучының тормышыннан алынган фактлар белән таныштылар, шулай ук яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International