Кызыл китап белән танышу максатыннан Олы Метәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Кызыл Китап нәрсә ул?" исемле танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чарада укучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында күп мәгълүмат алдылар. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы, чөнки кеше тормышы табигать белән бәйле. Чара әйләнә-тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен дигән теләкләр белән тамамланды.