ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Әлеге чарада Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә «Сепарат аерту» йоласын күрсәтте. 1953 нче елгы сепаратор бүген дә кулланылышта!

7 сентябрь көнне Теләче җирлегендә “Рухи әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе” темасы астында   Татарстан Республикасы ветераннары региональ иҗтимагый оешмасы Советының күчмә семинар–киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәнең башлангыч өлеше Шәтке авылында үтте. Мәдәният хезмәткәрләре Республика кунакларын каршы алып, әлеге очрашу  урта мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасында дәвам итте. Чарада катнашучылар аларның  эшчәнлеге белән танышты. 

Газета һәм журналлар укучыларга оператив мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматны яктырта, кызыксындырган сорауларга җавап әзерли.

Туган як! Туган җир! “Туган җир” төшенчәсе җир йөзенә тәүге аваз салган нигездән, әби-бабай, әти-әни тире тамган туфрактан башлана.  Һәрбер   кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр!    Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый   бара. Балаларга туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 5 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Туган ягым дәфтәр битләрендә”-дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән бергә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Тантананың символы булып сулы савыт тора, аннан акциядә катнашучылар кулларына су җыялар һәм терактларда һәлак булганнарның барысына да якты истәлек телиләр, чәчәкләргә су сибәләр.

Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан 5 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә "Беслан безнең хәтерләрдә" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 2004 елда Бесландагы хәл әле һаман да тетрәндерә. 1сентябрь көнне боевиклар бер шәһәр мәктәбендә 1200 кешене тоткынлыкка алалар, шуның 330ы һәлак була, шул исәптән 180 баланың гомере вакытсыз өзелә. Укучыларга "Нәрсә ул экстремизм һәм терроризм" дигән темага презентация, "Без тынычлык яклы" дигән темага күргәзмә тәкъдим ителде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бу ел да искәрмә түгел. Чара балалар бакчасына йөрүче тәрбияләнүчеләрне спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. “Көзге кросс - 2023 " йөгерешендә уртанчы,зурлар һәм  мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. Чараны физик культура буенча тәрбияче  Шакирова Г.И., музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р., рус теле буенча тәрбияче Саетова Д.Р. оештырды һәм үткәрделәр. Оештыручылар башта балалар белән разминка үткәрделәр, аннары төркемнәр буенча тәрбияләнүчеләр ярышта катнаштылар. Катнашучыларга дипломнар һәм витаминнар бирделәр. Барысы да шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.

Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасы белән берлектә "Капля жизни", "Тормыш Тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана.  

Икенче бөтендөнья сугышының бетүе - бөтен дөнья өчен дә зур вакыйга. Әбде авыл китапханәсендә "О героях былых времён" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.  Китапханәче балаларга рәхимсез сугыш һәм бабаларының батырлыклары турында сөйләнде.

Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Өч көн бер тамчы су да эчмәгән, Бесланда һәлак булучыларның якты истәлегенә багышлап балалар учларына су җыеп, чәчәкләргә су сиптеләр. Акция барышында террорчылык акты вакытында һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International