Уен – викторина үткәрелде.

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта үсеп килүче яшь буынга хокук тәрбиясе бирү - мөһим бурычларның берсе булып тора. Балаларның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан, 26 октябрьдә Алан авыл китапханәсендә "Әкият геройлары хокуклары" дип аталган мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм "Әкият геройларының да хокуклары бар" дип исемләнгән уен – викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга хокукның нәрсә икәнен һәм балаларның  да үз хокуклары барлыгы турында сөйләде. Аннары балалар “Хокук иленә” әкияти сәяхәт кылдылар. Чөнки һәркем белә: “Әкият-ялган, ә анда-ишарә бар!” дигән мәкаль бар. Әкият безне игелекле, намуслы, гадел, кыю булырга өйрәтә, явызлыкка каршы торучы  кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен сурәтли,  мохтаҗларны яклый, яхшылыкның һәрвакыт өстен калуын ассызыклый. Балалар әкиятләрдәге әдәби геройлар мисалында хокук бозу очраклары белән танышып, аларны чишү юлларын бергәләп таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International