2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елы әлеге һөнәр вәкилләренең аерым статусын тану максатыннан уздырыла.
Теләче районы Баландыш топ гомуми белем бирү мәктәбендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенен Теләче районы рәисе А. Р. Сабирова белән очрашу узды. Укучыларга РДДМ ның беренче съезды, берләшмәнең концепциясе һәм структурасы турында сөйләде. Ә балалар, үз чиратында, сораулар бирделәр "Алдынгылар хәрәкәте" ялларны оештыру, һәрьяклап үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру, шулай ук балаларның һөнәри ориентациясе өчен мәйданчык. Анда яшьләр педагоглар һәм ата-аналар белән бергә үз идеяләрен һәм инициативаларын үстерәчәк.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе 21 нче сентябрь көнне “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.
Биредә балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, "бөтен дөньяда гомуми тынычлык яшәсен" дигән сүзләр язылган тынычлык кыңгыравы, тынычлык символы – ак күгәрчен турында белделәр. Һәр бала шундый гади һәм шул ук вакытта шундый катлаулы "тынычлык" сүзен аңлавын белдерде. Укучыларыбыз өчен тынычлык - ул халыклар арасындагы дуслык, кеше тормышы, мәхәббәт, сугышсыз дөнья. Һәр катнашучыга тынычлык символы – кәгазь күгәрченнәр тапшырылды. Катнашучылар тематик уенда катнашып, бер-берсенә глобус тапшырып, иң яхшы теләкләрен әйттеләр.
Бу почмакны кеше гомер буе үз йөрәгендә йөртә. Патриотик тәрбия, Ватанга ихтирамлы мөнәсәбәт, милли үзенчәлек формалаштыру максатыннан 20 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Туган якны өйрәнү сандыгы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар үзләренең авыл тарихын, аның ничек барлыкка килгәнен, танылган якташлары һәм авылның бүгенге көнкүреше белән таныштылар, шулай ук презентация күрсәтелде. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, укучыларга Теләче районы тарихы, мәдәнияте һәм икътисады турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.
Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән, челтәр-каплавыч үреп, җиңү өчен зур өлешләрен керттеләр. Егетләр генә исән- сау булсыннар!
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында 2023 елның 20 сентябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне»үткәрелде. «Бердәм юл иминлеге көнең» үткәрүнең төп максаты-юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, балаларны озын җәйге ялдан соң транспорт мохитенә яраклаштыру.
Теләченең “Туган авыл” кафесында “Чәй өстәле – гаиләнең җаны” исемле милли аш-су әзерләү буенча район бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар дөрес туклану буенча әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итеп диплом белән бүләкләнделәр.
Йөгерүче китап ел саен үткәрелә торган масштаблы социомәдәни акция, ул Россиянең барлык почмакларында китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Шигъри әкиятләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. А.Алишның күп кенә әкиятләрен искә төшереп сорауларга җаваплар эзләнде, әкият персонжларына кагылышлы табышмаклар чишелде һәм “Куян кызы” әкияте кычкырып укылды. Соңыннан “Чукмар белән Тукмар”, “Кем көчле”, “Каз һәм аккош” мультфильмнары каралды һәм фикерләр әйтелде.