Анда балаларны яшелчә үстерү һәм аларны консервлау тарихы белән таныштырдылар. Балалар өйләрендә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган салатлар, кайнатмалардан авыз иттеләр. Китапханәче катнашучыларны «Во саду ли, в огороде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында балалар төрле конкурсларында катнашып, яшелчәләр турында әкиятләрне искә төшерделәр. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү тәмамланды. Айдар авыл китапханәсенең алты укучысы «Китапстан» җәйге китап марафонында актив катнашып юл күрсәтүче картаны бик теләп укыдылар һәм тутырдылар. Кәрим һәм Зөһрә Фәләховлар, Дәлилә Закирова, Азалия Сәетмөхәммәтова, Адилә Курбанова, Илмир Хуҗин марафонда актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Җәйге уку марафоны китапка уен һәм иҗат аша кушылырга, җәйге каникулларны файдалы үткәрергә һәм белем багажын тулыландырырга мөмкинлек бирде.
Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Теләче авылы стадионында 2023 елның көзге Милләтләр кроссы узды. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 3 сыйныф укучысы Гыйләҗиева Мәдинә, 7 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә һәм 8 сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим үз категориясендә чемпион булдылар . Котлыйбыз!
Айдар авыл китапханәсендә танылган татар балалар шагыйре һәм язучысы, Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Язучы да Алиш, батыр да, яшен булып яуда яшәгән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китаплары кычкырып укылды.
өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендә 10 кешедән торган укучылар өстәл теннисы буенча Уеннар нәтиҗәләре буенча Кузьмин Радмир 3 урынны алды.
ОРСМ « Идел» Беренчелегендә катнаштылар
Туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү максатыннан 17 нче сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Урман - безнең байлыгыбыз” дигән экологик сәгать үткәрелде.Табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап табып, күңелле уеннар уйнап балалар табигать дуслары булдылар.
Әкиятләр иле - дөньядагы иң гаҗәп һәм иң матуры. Монда гына болытлар астында тиз генә очып йөрүче келәм-самолетны күрергә яки урманда кеше тавышы белән сөйләшүче соры бүре белән очрашырга, яки очраклы рәвештә Убырлы карчыкның иске өенә тап булырга мөмкин.
Моның шулай булуын районыбыз территориясендә күпме мәйданны биләп торучы урманнар дәлилли. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә карата 16 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Урман дөньясына китап аша" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чарага экология белән кызыксынучы укучылар өчен күргәзмә эшләнде. Биредә урманның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклау турындагы һәм туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә, урманнарга карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән танышып була.
Абдулла Алиш - татар совет шагыйре, язучы. Ул күпсанлы шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Танылган татар язучысының тууына 115 ел тулу уңаеннан, Күкчә авыл китапханәсендә «Галиҗәнап китап - тылсымлы көч» дип исемләнгән китапларга күзәтү үткәрелде. Чара башында китапханәче язучының биографиясе, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук Абдулла Алиш әкиятләрен кычкырып укулар да үтте. Чара "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Сертотмас үрдәк" әкиятен уку белән төгәлләнде.