ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Нырсы авылы китапханәчесе балаларны «Тылсымлы китапханә дөньясы» урамнары буйлап сәяхәткә чакырды. Сәяхәт барышында  урамнар урынына - китап стеллажлары, катлар урынына- китап киштәләре, йортлар урынына — китап томнары белән таныштылар. Шулай ук китапханәгә бару кагыйдәләре, китапларны киштәләргә урнаштыру тәртибе турында белделәр, төрле кызыклы китап-сюрпризларга сокландылар.

Танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 16 сентябрь көнне Үзәк авылы балалар бакчасында «Абдулла Алиш әкиятләре» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Чара башында, презентация ярдәмендә Үзәк авылы китапханә хезмәткәрләре язучының биографиясе, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аннары балалар сорауларга җавап бирделәр. Чара Абдулла Алишның танылган әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар күрсәтү белән тәмамланды.

Игелекле һәм тәрбияле бала тәрбияләү өчен балачактан әхлак нигезләренә, яхшылык белән яманлыкны аера белергә, кешелек дөньясындагы барлык яхшы сыйфатларны булдырырга өйрәтергә кирәк. Шул максаттан чыгып, Алан авыл китапханәсендә әдәплелек һәм әхлак дәресе үтте.

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.  Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.Әкиятне тыңларга һәм укырга яратучылар  - балалар. Шуны истә тотып 15 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Каенкай” балалар бакчасында “ Әкияттә кунакта”дип  исемләнгән  әкиятләр  укуны оештырдылар.

Татар балалар язучысы  Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан  Шәтке авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасы балалары өчен "Абдулла Алиш  әкиятләре эзеннән" дигән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.  Әкиятләрен укып геройларга  анализ ясады. Абдулла Алиш  искиткеч әкиятче , «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белән биккуркак», «Куян кызы» һәм башка әкиятләр  авторы. Китапханәдә китап-күргәзмә ясап куелды.

Танылган  балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә китап укучылар өчен «Абдулла Алиш- әкиятче дә, батыр да» дигән китапханә дәресе узды.

Ул төрле жанрларда иҗат итә: шигъри, прозаик, драматик. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Шуңа күрә, 15 сентябрьдә, А.Алишның туган көнендә, 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә очрашуга чакырылды. Алар өчен «Абдулла Алиш - балалар язучысы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан  15 нче сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балалар әдәбият остасы» әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде.

Аны сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм итү кабул ителгән. 14 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан «Урманнар белән данлы безнең җиребез» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Менә дулкынландыргыч мизгел дә килеп җитте - «Китапстан» республика проектының район этабында җиңүчеләрне игълан итү. Кемнәр соң әлеге бәхетлеләр? Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International