Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә, бер төркем райондашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән күреште.
Алан авыл китапханәсендә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, ярымшарлар буенча рәсем ясау мастер-классы узды. Уң ярымшарлар буенча рәсем ясау- рәсем техникасын өйрәтүнең заманча ысулы. Бу ысул белән логика һәм белемгә иярмиләр, ә эмоцияләр, хисләр, интуиция һәм фантазия белән рәсем ясыйлар, шул ук вакытта чын ләззәт алалар. Уң ярымшарлы рәсем ясау алымнарын кулланып, мастер-класс кунаклары искиткеч пейзажлар ясадылар. Барысы да бер үк рәсем ясасалар да, төрле-төрле рәсемнәр килеп чыкты. Барлык катнашучылар да үзләренең рәсемнәрен истәлеккә өйләренә алып кайтып киттеләр.
26 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә “Көзнең яме уңыш белән” исемле бәйрәм чарасы уздырды. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр тыңладылар, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Саетова Д.Р. «Көзге яфраклар " дигән мастер-класс үткәрде.
Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр. Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Баландыш авыл китапханәсендә 14 нче сентябрь көнне татар халык җырларын искә алып “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән кичә үткәрелде.
Теләчедә Татарстанның ветераннар советы рәисләре катнашында «Рухи - әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе» темасына күчмә семинар - киңәшмә узды. Әлеге семинар Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә башланып китте.
Районыбызның барлык мәктәпләрендә «Россия – минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү курсының беренче дәресләре узды. Укучыларга фән һәм технологияләр өлкәсендәге казанышлар, заманча хезмәт базары турында сөйләделәр.
Курсның беренче дәресендә укучылар һәр кешенең тормышында хезмәтнең мөһимлеге, илебез икътисадының тармаклары, шулай ук төрле һөнәрләр өчен кирәкле сыйфатлар һәм күнекмәләр турында белделәр.
Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Теләче районы Беренчеләр хәрәкәте делегациясе составында Саба районында экскурсиядә булдылар. Алар Саба аграр көллиятендә һәм Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында булдылар. Сәяхәт бай һәм кызыклы килеп чыкты.
Баландыш төп мәктәбендә 2023 елның көзге кроссы узды. Кросста 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр район ярышларында мәктәп данын яклаячак . Аларга уңышлар телибез!
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Лев Толстой искиткеч язучы. Аның әсәрләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укый. Аның иҗатында, искиткеч көзгедәге кебек, бөтен гасыр дәвамында рус җәмгыяте тормышы чагыла. Китапханәчеләр укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, язучының иҗаты буенча танып белү уены үткәрәделәр, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.