ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Державин -  мәгърифәт чорының  танылган шагыйре, Россия империясенең дәүләт эшлеклесе. Фонвизин һәм башка фән һәм мәгариф өлкәсендәге күренекле шәхесләре белән берлектә, Гавриил Романович рус теленең беренче аңлатмалы сүзлеген туплауда һәм бастыруда катнашкан. Шулай ук, ул Россиянең беренче рәсми булмаган гимнның авторы. Китапханәгә килгән китап укучылар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әлеге һәм башка бик күп яңа кызыклы фактлар турында тулырак мәгълүмат алды.

Ул дөньяның матурлыгын күрә, белә, аны шигырьләрдә, проза әсәрләрендә, рәсем сәнгатендә чагылдыра. Ләкин кешелекнең үз куллары белән тудырган проблемалар һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Нәкъ менә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне сакларга өндәү максатыннан 13 июльдә Алан авыл китапханәсендә «Табигать һәм без» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк мәгълүмат бирү - туган илебезне яратырга өйрәтү ысулларының берсе. Шуларны истә тотып,  14 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Табигать турында укыйбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Биредә балалар әйләнә-тирә мохитнең әһәмияте, табигатькә сакчыл карарга кирәкле турында фикер алышты, китаплардан үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләрнең исемнәрен искә төшерде, тематик викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге чара балаларның табигать турындагы китаплар укуга кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү  максатында үткәрелде.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Китте йөзек куллардан” дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрде. Кичәбезнең максаты әби – бабалардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларга татар халык уеннарын һәм жырларын өйрәтү. Ел фасылларына караган, кеше гомеренә, көн күрешенә, балалар дөньясына багышланган бик күп гореф-гадәтләрне, төрле уеннарны һәм йолаларны саклый халкыбыз. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, ял паркында балалар язучысы һәм рәссамы В. Сутеевның тууына 120 ел тулуга багышланган кычкырып китап укулар оештырды. Сутеев балаларга шатлык, ачык төсләр һәм күңелле хикәяләр бүләк итүче. Владимир Григорьевич балаларны бик яхшы аңлый. Ул нәниләр өчен хикәяләр һәм әкиятләр язучы. Сутеев әсәрләрендәге хайваннарның үз характеры бар, кайсы яхшы, ә кайберсе бик үк түгел, әмма барысы да ачык күңелле, әйбәт, ә иң мөһиме кечкенә тыңлаучыга аңлаешлы. Язучы, тел белән әйтеп бетермәгән бар нәрсәне рәсемгә күчерә. Шуңа күрә В. Сутеевның китапларын укырга гына түгел, ә озак итеп карарга да кирәк. Әлеге чарада балалар язучының биографиясе белән таныштылар һәм аның тылсымлы талантының сере нәрсәдә икәнен белделәр.

Аның шигырьләре кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык җиңел телдә язылган.

12 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә язучының тууына 75 ел тулу уңаеннан "Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы” дип исемләнгән

әдәби флешмоб үткәрелде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, күргәзмәдә урын алган танылган әсәр һәм шигырь җыентыкларына күзәтү ясалды, кычкырып шигырьләре укылды.

Әлбәттә, китап белән! Мәктәп укучылары өчен җәй – ял итү, сәяхәт һәм маҗаралар вакыты. Җәй шулай ук искиткеч китаплар уку вакыты.  Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. Казаклар авыл китапханәсенең җәйге уку залында яшь китап сөючеләр өчен уку марафоны үтте.

Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Ак каен» балалар бакчасына барып тәрбияләнүчеләр өчен «Дустың булса хәрәкәт, яшәрсең гел сәламәт» дип исемләнгән күңелле спорт ярышлары үткәрде.  Балалар ике  төркемгә бүленеп, туп, кыршау, скалкалкалар белән төрле уеннарда катнашып күңел ачты.  

Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә укучыларны В. Пикульнең китаплары белән таныштыру максатыннан «Романтик русской истории В. Пикуль» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Ватан даны, олуг меценатлар һәм дәүләт хакимнәре өчен үз эшләрен башкарып аз танылган һәм лаексыз онытылган геройлар... Алар барысы да - язучының тарихи романнар һәм миниатюралар темасы. Авторның китаплары күп бәхәсләр тудыра, ләкин һәрвакыт укучылар арасында популярлыгын югалтмый.

Шәтке авыл китапханәсендә 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә учагы китап аша» күргәзмәсе эшли. Гаилә бәхете җиңел генә бирелми – аңа ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге күргәзмәдә  гаилә бәйрәмнәрен оештырырга булышучы кызыклы китаплар да бар. Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International