Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында иң татлы һәм иң тәмле бәйрәм-Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк балалар тәрбияче апалары белән тәм-томнар турында сөйләштеләр. Балалар шоколадны фабрикада ясауларын һәм соңыннан гына кибетләрдә сатылуы турында белделәр, шоколад тарихы турында мультфильм карадылар. Аннары иҗади эш барышынла балалар үз куллары белән конфетлар, шулай ук шоколад өчен төргәкләр ясадылар. Балалар өчен бу иң тәмле һәм бай көн булды!
Табинатьне, аның байлыкларын, урман-суларны, кош-кортларны саклау — барыбызның да изге бурычы. Бүген яшәп килгән матур табигатебезне киләчәк буынга да исән-сау килеш тапшыру өчен ниләр эшләргә? 9 июль көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Кызыл китап буенча сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә шул турыда узды. Әңгәмә сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр саны, таралышы, шулай ук юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны саклау, яңадан торгызу буенча чаралар турында мәгълүматны үз эченә алды.
8 июльдә Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе -Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.
Җирдә кеше тормышын хайваннарсыз һәм үсемлекләрсез күз алдына да китереп булмый, димәк, кешеләр бер генә үсемлек яки хайван төренең дә юкка чыгуына юл куймас өчен барысын да эшләргә тиеш. Иске Җөри авыл модель китапханәсендә укучылар белән "Туган җирем гөлчәчәктә, гөрләп торсын киләчәктә” дигән экологик дәрес узды. Китапханәчеләр балаларга табигатьнең матурлыгы турында сөйләделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табигать турында табышмакларга җаваплар таптылар. Балаларга шулай ук китап күргәзмәсеннән иң кызыклы китаплар тәкъдим ителде.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре чарага килүче балаларны кенәз Петр һәм үләннәр белән дәвалаучы Феврония тормышы турында риваять белән таныштырдылар. Шулай ук “Гаилә – ул йорт, гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар актив рәвештә викторинада катнашты, гаилә турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр укыды, табышмаклар чиште.
Туган илеңә мәхәббәт - туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак суларыннан башлана.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта кояшта җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн гаиләнең бәхете, тугрылыгының тормышка ашуында чагыла. 8 июль көнне шушы көн унаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Гаиләт - ул җылы учак» дип аталган үрнәк гаиләләрнең берсе - Галиахметовлар гаиләсе белән очрашу үткәрде.
Экскурсияләр-табигый шартларда балаларны табигать объектлары һәм күренешләре белән таныштырырга мөмкинлек бирүче шөгыльләрнең бер төре. Алар балаларга кешенең табигатькә ничек тәэсир итүен һәм үсемлекләр һәм хайваннарның нинди шартларда үсүен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар вакытны кызыклы гына түгел, нәтиҗәле дә уздырырга ярдәм итә, шул ук вакытта бик күп уңай эмоцияләр бирә.
Шул уңайдан, район башлыгы Нәҗип Хаҗыйпов, Әгьзам Самат улына, актив иҗтимагый эшчәнлеге уңаеннан, "Теләче районы үсешенә керткән өлеше өчен" Медален тапшырды.
Әлеге сүзләрне үсеп килүче буынга кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерергә, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган әйберләр белән таныштыру безнең бурычыбыз. Шуларны истә тотып, бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар белән“Туган авыл” кафесында урнашкан мини музейга юл тоттык...