Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган бортек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.
Балалар урам юлларында үзләрен дөрес тоту, игътибарлы һәм сак булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатында Олы Нырсы авыл китапханәсендә юл кагыйдәләренә өйрәтүче китап күргәзмәсе оештырылды. Монда укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы китаплар таба алды, алар шигырь формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләде һәм ахырда шул белемнәрен тикшерде.
Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Пушкин картасы кысаларында “Ковровая вышивка” буенча осталык дәресе үтте. Биредә катнашучылар милли бизәкләрне келәм чигү үрнәгендә күрсәттеләр.
Теләче җирлекара китапханәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, ял паркында “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чарада балалар күңелле уеннар белән беррәттән, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Колакка колак” ,”Очты, очты”, “Чүлмәк вату”, “Балык тоту”кебек татар халык уеннарын да уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр. Шулай ук асфальтта рәсем ясау буенча осталык дәресе үттеләр. Халкыбызның күңел җәүһәрләре онытылырга тиеш түгел. Ә киресенчә, аларны киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк.
Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, мәдәният һәм ял паркында «Гаилә һәм аның кыйммәтләре» темасына әңгәмә үткәрделәр. Гаилә тормышта һәркем өчен иң мөһим әйбер. Аңа якыннар һәм туганнар, кемнәрне яратасыз һәм кайгыртасыз, кемнәрдән үрнәк аласыз, кемнәргә игелек һәм бәхет телисез, шулар керә.
Урта Мишә авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорында даими китап укучыларның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештыра. Шулай, 6 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең иң актив китап укучылары «Сәламәтлеккә тылсымлы юл» дип исемләнгән велосәяхәттә катнаштылар.
Тәрбиячеләр тарафыннан мондый чаралар даими оештырыла, чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш.Алар анда полиция машинасы белән, полиция хезмәткәренең хезмәте белән якыннан таныштылар. Полиция хезмәткәрләре машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте. Малайлар да, кызлар да бронежилетлар, саклагыч шлемнар киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар.
Уен туган як буйлап велосипедта сәяхәт итү формасында үткәрелде. Авыл китапханәсе каршыннан старт бирелгән маршрут билгеләнгән станцияләрдә туктап, шар, конверт эчендәге биремнәрне үтәп, тиешле урынга, ягъни, авыл уртасында урнашкан чишмәгә килеп чыктылар. Чара чишмә суыннан кайнатылган чәй эчү һәм китаптан өзекләр укып дәвам итте.
Балалар каникулда буш вакытларын яраткан китапларын укып үткәрәләр. Китап укучыларның каникулларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, Алан авыл китапханәсендә “Балачак планетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Алар өчен акыл үсешен үстерергә ярдәм итүче уеннар оештырылды, шигырьләр укыдылды, кәгазьдән кечкенә уенчыклар ясалды. “Китаплы җәй” дип исемләнгән күргәзмә белән танышып, өйдә уку өчен китаплар да бергәләп сайланды.
Без аларның күршедә булуына, шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җир шарында тоткан зур роле турында уйланмыйбыз да. Без һәрберебез дә агачларның сулау өчен кирәкле булган кислород чыганагы икәнен беләбез. Агачларның бу үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.