ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2023 ел
җомга

Теләче үзәк китапханәсендә яшь укучылар өчен «Россия символларында – ил тарихы» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чараның максаты – балаларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәче флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләде. Триколор төсләренең нәрсә аңлатканын, дәүләт флаглары кайчан һәм кайда эленгәнен аңлатты. Балалар флаг белән бәйле кызыклы фактларны ишеттеләр.

Еш кына төрле сораулар өстендә уйланасың: "китап укучыны китапханәгә ничек җәлеп итәргә була?» , "укучының нинди мәгълуматлар, нинди китаплар алырга теләгәнен белү бик тә зарур?».

Казаклар авыл китапханәсе урта һәм өлкән мәктәп яшендәге укучылар өчен «Ялгыш язмышлар» дип исмләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Чарада наркотиклар һәм аларның кеше организмына тәэсире турында сөйләнде. Әңгәмә барышында балалар яшьләрне наркотик чоңгылга кем һәм ничек тарта, психоактив матдәләрне сынап карарга тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, кешенең наркотикларга бәйлелеге, аларны куллану нәтиҗәсендә шәхеснең таркалуы турында белделәр. Чара барышында «Бер ялгыш адым һәм…бер гомер» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре киләсе елга кадәр ямьле җәй белән хушлашырга дип балаларны үзәк ял паркына җыйды. "Хуш, ямьле җәй!" дип аталган бу кичәдә төрле мавыктыргыч уеннар, күңелле ярышлар, җыр - биюләр бик күп булды. Китапханәнең иң актив укучыларына бүләк күчтәнәчләр таратылды. Бәйрәм балаларга бик ошады.

Шармыш авыл китапханәсенә табигатьне яратучы балалар җыелып “Сюрпризы дремучего леса” исемле табигать һәм экология темасына багышланган белем турнирында катнаштылар.

Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан «Балачакның тугры илчесе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Язучының күп кенә әсәрләре мәктәп тормышы, балалар турында язылган. Китап укучылар язучының иҗаты белән кызыксындылар, китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрделәр, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Һәм бу хәзинәләрнең серләренә төшенү, китапханәдә кирәкле мәгълүматны тиз арада табу өчен укучылар каталоглар һәм картотекаларны куллана белергә тиеш.

Иске Җөри авыл модель китапханәчесе укучылар өчен "Икмәк – тормыш нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга икмәкнең безнең өстәлләргә килгәнче нинди озын юл үтүе турында сөйләде, икмәккә хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерде. Укучылар икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, табышмаклар чиштеләр, "Икмәкне саклагыз" исемле видеоролик  карагач, эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Ахырда, балалар хуш исле икмәк белән сыйландылар.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы шулай ук самовар көненә багышлап, 18 нче август көнне Әбде авыл китапханәсендә танып белү сәгате узды. Чара барышында укучылар өчен презентация күрсәтелде, анда балалар самоварның барлыкка килү тарихы, төрләре һәм төзелеше белән таныштылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Самоварның Тула шәһәрендә барлыкка килгәнен белделәр.

Шармыш авыл китапханәсендә "Книгу можно сохранить, если бережно хранить" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Очрашуның максаты - китапларга сакчыл карарга һәм аларның гомерен озайту буенча балаларга практик киңәшләр бирү иде. Кереш өлештә, китапханәче, китап турында, аны ничек сакларга, тышлыкны ничек төрергә икәнен аңлатты. Практик өлештә исә таушалган китапларны төзекләндереп аларга икенче тормыш бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International