Җәйге каникуллар чорында күңелсезлекләр, җәрәхәтләр булмасын өчен 30 нчы май көнне Баландыш авыл китапханәсе «Куркынычсыз җәй» дигән уен программасын үткәрде. Уен формасында оештырылган бу чарада җәмәгать урыннарында, юлларда, урманда, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Мондый дәресләр балаларыбызга бәхетсезлек очракларыннан сакланыр өчен ярдәм итәр дип өметләнәсебез килә.
Авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры Ф.Т. Абдуллина белән берлектә «Гигиена иленә сәяхәт» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларның кулларын дөрес юу, тешләрен чистарту, кулъяулык куллану тәртибен формалаштыру иде. Балалар белән сәламәтлек, тышкы кыяфәт, чисталык, матурлык турында сөйләшү үтте. Алар сөйләшүдә актив катнаштылар, биремнәрне үтәделәр, «Мойдодыр» табышмакларын чиштеләр һәм кулларны ничек дөрес юарга кирәклеге турында белешмәлек төзеделәр.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы - халыкка китапханә хезмәте күрсәтүдә актуаль юнәлешләрнең берсе. Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Без тәмәкегә каршы” дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрелде. Аның барышында китапханәче мәгълүмати материаллар ярдәмендә яшүсмерләрне тәмәке тарихы, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерүе белән таныштырды. Мәдәният йорты директоры, тарихи белешмәләр китереп, дөнья буенча тәмәке тарату юллары, бу начар гадәттән күпме кешенең җәфа чигүе, һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында кабат искәртелде.
Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы кулланылган батареяларны җыю буенча экологик акциядә актив катнашты. Әлеге акция балаларны әйләнә-тирә мөхитне пычрату һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Иске Җөри авыл модель китапханәсе уникенче тапкыр «Библионочь-2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында «Бергә укыйбыз» дигән бердәм девиз астында узды. Шул уңайдан Иске Җөри модель китапханәсендә китапханәчеләр җыелды. Алар яңартылган китапханә буенча сәяхәт кылдылар. Кунакларга китапханә турында фото һәм видео материаллар, чиксез үсеш мөмкинлекләре бирә торган яңа мәгълүмати технологияләр күрсәтелде. Әмма бернинди заманча технологияләр дә кулга китап алып укуны алыштыра алмый икәнлеге турында китапханәчеләр белә һәм шуны үсеп килүче буынга аңлатырга тырыша. «Библионочь-2023» хәтердә озак сакланачак, фотолары - яхшы истәлеге булачак.
4 июньдә Теләче авылы стадионында 2010-2011 елларда туган егетләр арасында «С дивизионы» футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының чираттагы уеннары узды. Безнең егетләр 7: 0 исәбе белән «Арча» командасын отты һәм 1:0 исәбе белән «Эверест» Биектау командасын җиңде. Голлар керттеләр: Әхмәтвәлиев Адель 4 гол, Абдуллин Самир 1 гол, Ибраһимов Илназ 1 гол, Сөнгатуллин Әмир 2 гол. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.
6 июнь -рус теле көне! Без аны рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәбез. Россиянең Пушкин көне уңаеннан, «Ак каен» мәктәп яны лагере тәрбиячеләре мавыктыргыч чара оештырдылар. Кызыклы әңгәмә вакытында балалар шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе, күп кенә халык әкиятләрен белгән искиткеч бала караучы Арина Родионовна турында белделәр. Бу чара белемнәрне ныгыту гына түгел, ә балаларга рус телен ничек яратуларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Алар А.С. Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Бөтендөнья тәмәке тарту көне кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе «Курение – опасная ловушка» дип исемләнгән акция үткәрде. Урамда узып баручыларга алдан әзерләнгән тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар таратылып әңгәмә үткәрелде. Акция барышында тәмәке тартучыларга ким дигәндә бер көн тәмекедән тыелырга тәкъдим ителде. Әлеге көнгә китапханәдә «Когда привычка приводит к болезни» дигән күргәзмә дә ясалды. Күргәзмәдә тематик китаплар, журналлар һәм вакытлы матбугат мәкаләләре бар. Монда танылган кешеләрнең тәмәке тартуның зыяны һәм начар гадәтне ташлау юллары китерелгән.
Иске Җөри авыл модель китапханәсе базасында «Алга! Поехали» республика форумы катнашучылары – «Беренчеләр хәракәте” беренчел бүлекчәләре активистлары белән очрашу узды. Чара 27 май Россиякүләм китапханәләр көненә багышланды. Очрашуда Дәүлиева Р.М., Теләче җирлекара китапханә директоры да катнашып укучылар белән аралашты. РДДМ җирле бүлекчәсе җитәкчесе А. Р. Сабирова да катнашты. Чара башында китапханәчеләр форумда катнашучылар өчен экскурсия үткәрделәр.
Максабаш авылы китапханәсендә укучыларга милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, чигү сәнгате, халык һөнәрчелеге белән кызыксынуларын үстерү максатыннан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара уздырылды. Чара башында китапханәче укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, элеккеге эш кораллары, көнкүреш кирәк яраклары белән таныштырды.