Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 31 май көнне, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары Иске Җөри авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәчеләр балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, аның заллары, китап фонды белән таныштырдылар. Китапханәнең уку залында балалар кызыклы китаплар һәм энциклопедияләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып булуын белделәр. Бигрәк тә балаларга “Интерактив глобус”, “Электрон китап” ошады. Экскурсия укучыларда бик күп якты хисләр калдырды һәм алар җәйге каникулда китапханәгә әти-әниләре белән кабат килүләре хакында белдерде.
Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә аны балалар бик көтеп алалар. «Ак каен» балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да, 31 май көнне гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә матур бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр һәм китапханәчеләр, мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тару, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һ.б. Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Алан авыл китапханәсендә бу датага багышланган «Зыянлы гадәтләрсез тормыш матур» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Хәзерге заман кешесенең бик күп начар гадәтләре бар. Аларның берсе – тәмәке тарту. Бу гадәт куркыныч, чөнки ул организмдагы матдәләр алмашу процессын боза, үпкәләргә һәм башка органнарга зарарлы йогынты ясый. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар никотинның кеше организмына зарарлы тәэсире турында тулы мәгълүмат бирә. Күргәзмәнең төп максаты - китаплар ярдәмендә зарарлы гадәтләрдән арынып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү. Сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар укыгыз һәм сәламәт булыгыз!
Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. Балаларга “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” кебек татар халык уеннарын уйнатып күңел ачтырдылар. Әлеге уеннар аларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Бүген Алан урта мәктәбендә эшләп килүче “Акчарлак” лагеры балалары әлеге бәйрәм чарасында катнаштылар. Алан мәдәният йорты директоры Замалиева Г.Г. алар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырды. Балалар- безнең киләчәк тормышыбыз, кешенең дөньялыкта яшәвенең бердәнбер мәгънәсе....Иң мөһиме - балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.
Яшел Үзән шәһәрендә" Алга " командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында беренче уенын уйнады. Безнең егетләр Васильево командасын 5:0 исәбе белән җиңде. Команда составы: Мортазин Самат, Сөнгатуллин Әмир, Зәйнетдинов Самир, Мортазин Камил, Ибраһимов Илназ, Абдуллин Самир, Әхмәтвалиев Адель, Зәкиев Илмир,Шәрәфиев Азат, Имамиев Инсаф. Голларны Зәкиев Илмир, Әхмәтвәлиев Адель, Сөнгатуллин Әмир һәм Шәрәфиев Азат кертә. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.
Теләченең үзәк паркында Балалар көне уңаеннан зур бәйрәм булып узды. Үзәк паркта балалар өчен бик күп төрле уеннар уздырылды. Балалар иҗат үзәге үзенең нәни дуслары өчен асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырды.
Шәдке авыл китапханәсендә балаларны Халыкара яклау көненә багышланган «Китап + мин, җәйге китапханә» акциясе башланып китте. Җәйге китапханәдә матур, эчтәлекле китаплар сайлап алырга һәм укырга, тематик китап күргәзмәләре белән танышырга, дуслар белән яраткан китап турында сөйләшергә, өстәл уеннары уйнарга, күңелле конкурсларда катнашырга, әдәби маҗаралар дөньясына чумарга, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкин.
Бүген Олы Мишә урта мәктәбенең “Ак каен” сәламәтләндерү лагере үзенең эшен тантаналы линейка белән башлап җибәрде. Лагерьга йөрүче балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылды, инструктаж журналларына кул куелды, лагерьда үтәлергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре аңлатылды.
Теләче мәйданчыгында пляж волейболы буенча 2006 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егет-кызлар арасында район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 11 егетләр, 10 кызлар командасы, барлыгы 45 укучы катнашты.