ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу Халыкара дип саналган һәм бер үк көнне күп кенә дәүләтләрдә билгеләп үтелә башлаган беренче бәйрәмнәрнең берсе. Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры Ф.Т. Абдуллина белән берлектә  «Остров сокровищ - искатели приключений» дип исемәнгән бәйрәм оештырды. Ул балачак турында җыр белән башланып китте һәм балалар  белән бергә шигырь уку, табышмаклар чишү, төрле сорауларга җавап бирү, төрле спорт уеннарын уйнау белән дәвам итте. Бәйрәмне вокаль чыгышлар бизәде«Детство», «Маленькая страна», «Солнечный кру» җырлары яңгырады. Чара ахырында барлык балалар да бүләккә ия булды һәм уңай кичерешләр белән өйләренә таралды.

Укучыларның җәй яллары ничек узуы, әлбәттә, китапханәчеләрдән дә тора.  Шуларны истә тотып, җәйнең беренче көненнән үк Шармыш аылы китапханәсендә «Остров Читалия на планете Лето» дип исемләнгән күргәзмәсе  эшләнде.

Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен “Җомак әйтәм – җавап тап” исемле табышмаклар кичәсе үтте. Әлеге чарада балалар, табышмакларга  җавап эзләп, үзләренең   зирәклекләрен, мәкальләрнең дәвамын әйтеп, белемнәрен, татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата белүләрен күрсәттеләр. Балаларга табигать күренешләре,  ел фасылларына, үсемлекләр  куаклар, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчә, җиләк-җимеш турында бирем бирелде.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Балаларга төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнашу, тапкырлык, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара чын бәйрәмгә әверелде.

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә, Теләче авылы үзәгендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча  " Игътибар, балалар!" дигән акциядә катнаштылар.

Бүген  «Ак  каен  ”лагереның  икенче  көне. Бу  көн “ Сәламәт  тәндә-  сәламәт  акыл”  дигән  тема  астында  үтте. Балалар  спортзалда  теннис,  бадминтон уйнадылар. Шашка, шахмат - өстәл уеннары  уйнау да балаларның  логик фикерләвен, хәтерен , җиңүгә  омтылышларын      арттырды.

Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алды. Ә маршрут-трекер укучылар алгарышын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә.

Шул уңайдан  Баландыш авыл китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы белән берлектә балалар Сабантуе уздырды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле милли уеннарда көч сынаштылар. Бер бала да бүләксез калмады. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!

Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре  “Кояшкай” балалар бакчасында йөрүче балалар белән  “Балачак хыялы”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында балалар белән төрле спорт уеннары, рәсем буенча әкият сөйләү, асфальтта рәсем ясау буенча конкурс уздырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага бүләкләр тапшырылды.

Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган.
Хәзерге заманда начар гадәтләр проблемасы иң актуаль, алар белән көрәшү - дәүләт өчен генә түгел, гомумән, һәр аерым гражданның бурычы. Начар гадәтләр - ул, беренче чиратта, аларның яшь кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Тәмәке тарту - модада түгел» исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International