ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирә мохиткә кеше эшчәнлеге зур тискәре йогынты ясый, шуңа күрә үсеп килүче буын белән профилактик чаралар үткәрү бик мөһим. Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучыларының актив ялын оештыру максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 3 июнь көнне балалар белән җәйге табигатькә экскурсия оештырдылар.

Балачак - иң матур чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.

6 июнь көнне, «Пушкин нон – стоп» республика акциясе кысаларында, Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Ул ике әдәби мәйданчыкта, ял паркында һәм Сабантуй майданында узды.

2 июнь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау өчен "Внимание-дети" акциясе кысаларында  Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Л.Т. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н., шулай ук Бадриева Н. Р җитәкчелегендәге  МБГУ - Иске Җөри  урта мәктәбенең ЮИД  командасы катнашында файдалы очрашу  узды. 

Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан «Ак каен» мәктәп яны лагеренда «Кечкенә шырпы - зур бәла» дигән темага әңгәмә уздырылды. Чара барышында тәрбиячеләр балаларга янгынның сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары хакында аңлаттылар, әгәр кулларына шырпылар алсалар, нинди коточкыч нәтиҗәләр булачагы турында җентекләп сөйләделәр. Балалар пожар куркынычсызлыгы   турында белемнәрен, янгын күзәтчелегенең телефон номерларын  кабатладылар, янгын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белделәр.Чара ахырында балаларга янгынга каршы тематикага белешмәләр тапшырылды.

Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.

Бу көннәрдә авыллар гөрләп тора, чөнки Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр җыю бара. Газ хезмәткәрләре, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуе үткәрү өчен бирнә җыйдылар. Бирнә җыю бик матур узды, гармунга кушылып матур җырлар җырлап, өйдән-өйгә кереп урам әйләнделәр. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршы алып, изге теләкләрен теләп,  Сабантуйга әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

“Ак  каен” лагереның   дүртенче  көне  “Таланлыларны  барлыйбыз”  дип  аталды. Балалар  үзләре  яраткан  “Шалкан”  әкиятен  сәхнәләштереп  күрсәтеп, үзләрен  чын  артистлар  итеп  таныттылар.

«Ак  каен» лагереның  өченче  көне мавыктыргыч  уеннар,  файдалы  әңгәмәләр  белән үтеп  китте. Балаларга  яраткан  әкиятләрен  сәхнәләштерү аеруча  ошады.

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала.  Әлеге көн уңаеннан  Иске Җөри  авыл  китапханәчеләре мәктәп яны лагерына һәм балалар бакчасына  йорүче  балалар белән  “Әй куңелле балачак” исеме астында  күңелле уеннар белән   бәйрәм чарасы  үткәрделәр. Бәйрәмне ямьләндереп “Умка”  исемле ак аю да килгән иде. Балалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, чара ахырында баллы ризыклар белән сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International