ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы "Гадел яшәсәң, ил сөяр !" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер формасы буларак,  коррупция  турында күзаллау булдыру, тәртип һәм  гаделлек турында өйрәтү иде. Ә укучыларның танып-белү бурычлары булып кеше хокукларын чикләүгә якын килүне мостәкыйль билгеләү һәм төрле вәзгыятьләрдә гадел эш итә белү күнекмәләрен  булдыру; үз хокукларын яклау күнекмәләрен үстерү тора.  Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы: укучыларда гаделлек һәм кешегә ышаныч тәрбияләү. Чара барышында сөйләшү шулар турында булды.

  6 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Кунаклар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар.  Шулай ук биредә  мәктәптә бирелгән  өй эшләрен дә башкарырга мөмкин. Укучылар  китапханәдә китаплар уку белән беррәттән,  төрле кызыклы интеллектуаль уеннар уйнап та, ял итеп булуын да белделәр.

6 июньдә Апас шәһәрендә Теләче командасы 2012-2013 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында икенче уенын уйнады.

Бүген   «Ак  каен”  мәктәп  яны  сәламәтләндерү лагеренда  “Балалар  өчен газета- журналлар” дигән  исемдә  әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең  максаты  балаларны периодик  басмалар   белән таныштыру, аларны укуга  кызыксыну  уяту  иде. Тәрбиячеләр  иң  беренче  чыга  башлаган  газета- журналлар тарихы, аларга  язылу  тәртибе  белән  ташыштырдылар. Соңыннан  газета-журналлардагы  кызыклы  язмаларга  күзәтү  уздырылды.

Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Бу йола буыннан-буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Гадәттәгечә, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иткән. Быел да, Теләче авылларында бирнә җыюлар булып узды. Анда күңелле җырлар җырлап, биюләр биеп мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар катнашты. Бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашлар милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.

Бәйрәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбленең “Печән өсте” композициясе белән башланып китте.   Бәйрәмебезне рәсми рәвештә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хәҗипов Нәкыйп улы ачып җибәрде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук авыл җирлеге җитәкчесе Хайрулла  Шәйхулла улы Хәсәншин да үз теләкләрен халыкка җиткерде. Бәйрәмне гадәттәгечә, Г. Камал театрының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Үзенең матур җырлары белән җырчы-карендәшебез, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле солисты Снежана Абрамова бүлеште. Бәйрәмебез җанлы, дәртле, керәшен биюләре белэн төнгә кадәр дәвам итте. 

6 июньдә, А.С. Пушкинны искә алу һәм "Пушкин нон — стоп" республика акциясе кысаларында китапханәчеләр кече һәм урта сыйныф укучылары өчен А. С. Пушкин иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырдыдар. Китапханәчеләр яшь укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында искә төшерделәр. Катнашучылар бөек шагыйрьнең яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар, аннары балалар төрле төстәге акбурлар белән әкият геройлары: алтын балыкны, әтәчне, тиенне һәм башкаларны асфальтка төшерделәр. Чара ахырында катнашучыларга «Пушкин нон-стоп» республика акциясендә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада катнашучыларга китапханәчеләр бөек рус шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы, тәрбияче Арина Родионовна һәм талантлы язучыларның иҗатына йогынтысы турында сөйләделәр. Балалар Александр Сергеевичның  әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләрне кычкырып укыдылар, төрле иҗади уеннарда, тематик викториналарда катнаштылар, өзекләрдән һәм рәсемнәрдән  әдәби әсәрләрне дөрес итеп билгеләделәр. Шулай күбесенең бөек шагыйрьнең иҗатын тирән белүләре сөендерә.

7 июнь көнне Теләченең сабантуй мәйданында Пушкин картасы буенча мәктәп укучыларына “Сүзнең тылсымлы көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә  күрсәтелде. Мастер классны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993) Флус Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татар АССРның Мөслим районының Мөслим авылында туган. Латыйфи татар язучылары арасында беренче булып Румын татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, хәзерге татар теленә «Чура-батыр» тарихи эпосын тәрҗемә итә. Язучының 80 еллыгына Иске Җөри  авылы модель китапханәсе күргәзмә оештырды. Күргәзмә укучыларны язучының тормышы һәм аның иҗаты белән таныштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International