ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Арча шәһәрендә ДООЦ Теләче егетләр командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында «Күн туп» республика ярышларының зона этабында катнашып, 1 урынны яулады. Җитәкчесе Хәбиров Р. Г.

Абде авыл китапханәсендә «Оформи выставку сам» акциясе старт алды, ул китапханә фондыннан кирәкле әдәбиятны үзең сайлап алырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Укучыларга җәйге уку программасы буенча «Җәй, китап, мин – иң яхшы дуслар» күргәзмәсен оештырырга тәкъдим ителде. Балалар үзләре яратып укыган китапны бирегә куя алалар, шулай итеп аны башкаларга да тәкъдим итәләр. Әлеге күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты һәм үзләренә бик файдалы булды.  

Олы  Мишә  урта  мәктәбенә  мәктәп  яны  җәйге   лагерен  кабул  итү  буенча  җаваплы  җитәкчеләр  килде. Тикшерү  барышында  алар  кирәкле  җурналларны, актларны, лагерьның  тормыш  эшчәнлеген  чагылдырган  документларны  тикшерделәр. Соңыннан  лагерьның  террорчылыкка  каршы  ничек  саклануын, янгын  куркынычсызлыгы, СанПиН нормаларын  үтәү, ял  бүлмәләренең, азык-  төлек  блогының  торышын  карадылар.  Комиссия  членнары  әзерлеккә  уңай  бәя  бирделәр.

Бу  гади генә  бәйрәм  түгел. Бу  балачак  дигән  матур  илнең  беренче  баскычы  белән  саубуллашу. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте.  Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле 6  балабызны  мәктәпкә белем алырга озатабыз.    Бакчага килгәндә нәни генә балалар булса, хәзер инде алар белем алыр яшькә килеп җитте. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды.  

«Библиотөн» - илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе. Акцияне оештыручылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Мәдәният.РФ» Россия мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Россиядә быел 12 нче тапкыр Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырыла торган «Библиотөн» акциясенә Айдар авылы китапханәчесе дә кушылды.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 8 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.

27 майда, Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан «День дублера в библиотеке» дигән исем астында һөнәр сайлау буенча мәгълүмати сәгать булып узды.

27 май көнне Теләчедә җырчы Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Баландыш төп мәктәбе укучыларыннан торган команда катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясады. Җәләлиев Муса (2 сыйныф)- 2 урын, Сафин Булат (6 сыйныф)- 2 урын, Тимербаев Раил (7 сыйныф) – 3 урын, Хайретдинов Ибраһим (7 сыйныф)- 3урынга лаек булды.Тренер Галимов Д.И. Котлыйбыз аларны!

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Шарафиева К.Р.,Рафикова С.Л.,Фатхуллина С.А.,Биктимирова З.Л. “Музейный десант” дип аталган район күләм бәйгедә катнаштылар һәм 3-е урынга лаек булдылар. Әлеге бәйге «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм «Теләче туган якны өйрәнү музее» белән берлектә оештырылган иде. Котлыйбыз!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International