ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Китапханә - мәгълүмат һәм белем алу патшалыгы, дуслар белән очрашу урыны, анда белем багажын тулыландыру гына түгел, ә ял итү дә кызыклы. 25 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча "Китап киштәләре арасында"  дигән экскурсия уздырылды.

Китапны тормыштан телевидение, радио, Интернет, уку һәм күңел ачу компьютер программалары актив рәвештә кысрыклап чыгара. Китап уку кирәкме? Аның нинди файдалы яклары бар? Нәкъ менә уку, телевидениедән аермалы буларак, фикерләүнең мөстәкыйльлеген, интеллектны үстерә, рухи яктан җитлеккән һәм социаль тормышка файдалы шәхес формалаштыра. Китап укып үскән кешене генә фән, техника, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур дәрәҗәдәге казанышлар көтә.

Беренче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсенә әзерлек бик дулкынландыргыч һәм җаваплы булды. Бәйрәмчә бизәлгән залда чыгарылыш балаларының әти-әниләре һәм чакырылган кунаклар җыелды.Балалар үзләренең балалар бакчасында узган елларда алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Җырлар башкардылар, искиткеч биюләр белән шаккатырдылар һәм мәктәптә яхшы укырга вәгъдә иттеләр. Иң дулкынландыргыч мизгел әти-әниләрдән сюрприз булды.Безнең чыгарылыш балаларына һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек, тормыштагы гаҗәеп күңелле вакыйгалар һәм гаять зур җиңүләр телибез!

Балалар, Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Как учились на Руси» дигән чарада катнашып, борынгы язулар турында мультфильм карадылар, кириллицаның ничек барлыкка килүен һәм аның кемнәр тарафыннан уйлап табылуын искә төшерделәр, шулай ук әдәби табышмаклар чиштеләр.

Соңгы елларда “терроризм" сүзе газеталарда, журналларда, телевидениедә һәм чын тормышта ешрак күренә башлады. Китапханәче чарада катнашучыларга терроризмның нәрсә икәнен, террорчылык акты янаганда һәм шикле предметны тапканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Тормыш өчен куркыныч булган штаттан тыш хәл килеп чыкса, бинадагы запас чыгу юлларын күрсәтте.

Балаларга чишмә суының кайдан килеп чыгуын, файдасы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды. Балалар чишмәнең ничек агуын  күзәттеләр, аннан тәмле су эчтеләр. Балалар табигатьнең, аның байлыкларын  саклауның мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Китапханәче балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, кешеләрнең  борынгыдан табигать байлыкларына  сакчыл караганнары турында сөйләде.

Айдар авыл китапханәсе китап укучылары Курбанова Адилә һәм Азалия Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Туган тел» нәфис сүз осталары онлайн-бәйгесендә катнаштылар һәм I дәрәҗә диплом, III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Конкурсны оештыручылар - Магнитогорск шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе һәм  «Татар рухы»  милли-мәдәни татар автономиясе.

Конкурс татар халкының әдәби кыйммәтләрен пропагандалау, Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыру, уку культурасын тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган нәфис сүз осталарыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез.

Ул көлдерә  дә  елата да. Әлбәттә, моңсу да, күңелле дә бәйрәм. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларны бәйрәм белән котладылар. Соңгы кыңгырау бәйрәменә кабатланмас матурлык  һәм истәлекләр  өстәлде. Чыгарылыш укучылар мәдәният йорты һәм китапханәдә үткән  чараларда актив катнашулары, артистлык, үз талантларын камилләштерергә  омтылулары, бик актив булулары  һәм 2022 елда конкурсларда катнашып урыннар алулары өчен  рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

25 май көнне Теләче 2нче балалар бакчасында чыгырылыш кичәсе узды.  Әлеге бәйрәмне сабыйлар көтеп алдылар. Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.

Иркен, якты, ямьле бакча быел 23 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International