ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2023 ел
җомга

Шармыш авыл китапханәсендә «Точный ход» исеме астында  шашка уены буенча турнир үтте. Шашка – ул фән, спорт, сәнгатьне үз эченә алган логик уен, Конкурсның төп максаты - логиканы, игътибарлылыкны һәм фикерләү сәләтен үстерүче бу мавыктыргыч уенга кызыксыну уяту. Китапханәче әлеге уен тарихы белән таныштырды. Соңыннан укучылар уен кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучылар игътибарына шашка буенча махсус әдәбият күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Дети говорят телефону доверия - ДА!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрделәр. Алар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Шулай ук әлеге хезмәтнең эше һәм балалар бу телефонга ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алулары турында да аңлаттылар. Белгечләр ярдәме кирәк булганда, бергәләп төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында чарада катнашучы балаларга ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар таратылды.

Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары белән ял паркында «Гаилә һәм йорт һәрнәрсәгә башлангыч» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде.

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән "Минем гаиләмнең кадерле ядкарьләре" исемле чара уздырдылар.

Укучыларга  урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан, Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада  9 сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларга  урта һөнәри белем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан, Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада мәгариф бүлеге методисты Ахматвалиева Г.Ф. һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.

Казан шәһәрендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл, бәйгенең соңгы этабына кадәр үтеп, 2 урынны яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Котлыйбыз!   Назлыгөлгә алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.

Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

Балаларның янгын чыгу куркынычсызлыгы турында һәм янгын сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту, ут-күзчыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән танышу һәм балаларның сөйләм телләрен үстерү, бу һөнәрдәге кешеләр турында горурлык хисе уяту максатыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 7 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 134 нче янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар.

Уфа шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова һәм аның тәрбияләнүчесе Майсурадзе Захар V ачык Евразия сугыш сәнгате Уеннары кысаларында «Евразия Кубогы - 2023» халыкара турнирында катнаштылар. Турнир нәтиҗәләре буенча, Захар кимоносыз дисциплинасында 2 урынны, ә кимоно белән дисциплинасында 3 урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International