ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2023 ел
җомга

Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова озатуында районның түбәндәге объектларындагы эш барышы белән таныштылар.

Бу дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. Мәктәпне тәмамлаучыларны мәктәп директоры  Хәмидуллина С.Н., чара кунаклары – Фәтхуллин А.Г., Гыйниятуллин И.С. котлады. Соңгы кыңгырау  бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Укучыларыбызга имтихан тапшыруда уңышлар телибез.

Мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды,  тугызынчы сыйныф укучылары өчен 2022-2023 уку елы тәмамланды. Бүген дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. Быелгы соңгы кыңгырау безнең Баландыш төп мәктәбенең  4 кызы  өчен яңгырады.

19 нчы май  һәр елны Пионерлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Баландыш төп мәктәбендә озак еллар вожатый булып эшләгән Мубаракшина Ф.Г.  Баландыш авылы музеена экскурсия оештырды  һәм укучыларны Пионер  оешмасы тарихы белән таныштырды.

Республика балалар китапханәсе Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышлап «Шигърияткә сәяхәт» исемле конкурс үткәрде. Әлеге конкурста Урта Мишә авылы китапханәсеннән 2 укучы катнашып Сертификат һәм 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Китапханәче Рәхмәт хатына лаек булды.

Татарстан Республикасы Матбугат көне 1998 елдан башлап «Нур» исемле татар телендә газетаның беренче саны чыгу уңаеннан билгеләп үтелә. Газетага нигез салучы, мөхәррире һәм нәшриятчысы - Гатаулла Баязитов, танылган мәгърифәтче, дин һәм дәүләт эшлеклесе.

Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Татарстанда матбугат көне» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү ясалды. Укучылар китапханәдә булган республика басмасының газета һәм журнал битләре буйлап сәяхәт итә алачак.

Теләче үзәк китапханәсендә 19 май - Матбугат көне уңаеннан “Матбугат битләреннән” дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 59 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.

19 май көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Пионерлар көненә багышланган  тематик чара үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә сөйләвеннән балалар пионер оешмасының символлары, Советлар Союзлар вакытында һәр мәктәптә танталу рәвештә пионерга кабул ителү чарасы ничек узганы, ант, пионер законнары, пионерлар нәрсә белән шөгыльләнгәне, нинди чаралар үткәргәннәре, Тимурчылар хәрәкәте турында белделәр. Шулай ук Пионериянең якты, бәхетле, якланган балачак, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, кайгыртусыз, әмма иртәгәсе көнгә ышаныч биргәнлеген аңладылыр.  

Максабаш авыл китапханәсендә балалар белән "Террорчылык – кешелек дошманы" дигән исем астында әңгәмә узды. Укучыларга терроризм һәм экстремизм проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, сәбәпләре турында әйтелде. Әңгәмә барышында «терроризм», «экстремизм», «теракт» һәм башка төшенчәләр турында сөйләнелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. 

17 майда 2009 елдан бирле  Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән  "Ышаныч телефоны нәрсә ул? Һәм аны ничек кулланалар” исемле темага әңгәмә алып барылды. Китапханәче укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән таныштырды, аларның тормышында проблемалар килеп туганда ярдәм күрсәтерлек якыннары булуы турында  сорашты, ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырды. Очрашу ахырында чарада катнашучыларга буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International