ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Икенче ел рәттән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы  балалар белән «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары белән берлектә тәрбиячеләр нарат агачларын утырттылар.

2023 елның 29 апрелендә балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле)узәгендэ тәрбияләнуче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова җитәкчелегендә армия кул сугышы буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык шәхси беренчелегендә катнаштылар.

Саба районының Иске Икшермә мәктәбендә 2006-2007, 2008-2009, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Икшермә мәктәбенең 1979 нчы елгы чыгарылышы укучысы Миннебаев Рамил Рафик улы призына  көрәш буенча районара ярышлар узды.

Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 

Абде авыл китапханәсендә Валентина Александровна Осеева иҗатына багышланган «Мудрые уроки вежливости» дип исемләнгән әдәби сәгате узды.

Иске Җөри урта мәктәбендә “Агро Старт” исемле  агробизнес проектлар  һәм фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән бу конкурста 7 сыйныф укучылары Гыйлманов Илхан, Шиһабетдинова Рамилә,Шәяхмәтов Фәнзил катнашып 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!

Шушы уңайдан 27 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән “Остазым, укытучым” дип исемләнгән очрашу булды.  Укытучыларыбыз килүгә китапханә белән танышып чыктылар, китапханәнең якты, чиста, матур, заманча  булуы белән хозурландылар. Кичәбез “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йорүче укучыларның җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсе белән түгәрәк өстәл артында аралашып, кунаклар бик күп күңелле эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый...” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача танышып үткәч, викторина сорауларына җавап бирү иде

Аның китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Бөек шагыйрьнең 137 еллыгы уңаеннан, китапханәнең яшь укучылары өчен "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән-музыкаль кичә үткәрелде.

Югары Кибәхуҗа  авыл китапханәсендә язучы Г.Тукайның 137 еллыгына багышланган “Без Тукай оныклары” дигән әдәби сәгать үтте. Чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Тукай балалар өчен бик күп  әкиятләр, шигырьләр һәм мәсәлләр язган, аның «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әсәрләрен  белмәгән кеше юктыр. Балалар  Г.Тукай әсәрләре буенча викторинада бик теләп катнашып,  шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр.Ахырда балалар татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын яратып җырладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International