Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 27 апрельдә Шәтке авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә язучының 137 еллыгына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Серле әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның иҗади мирасы бәяләп бетергесез байлык. Аның гаҗәеп әкият, поэма, шигырьләре белән инде ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Безнең китапханәдә дә Тукайга багышлап уздырылган чаралар зур хөрмәт һәм кызыксыну белән уздырыла. Аның әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр дә шул хакта сөйли. Рәсемнәр күп булса да, конкурс нәтиҗәләре буенча, иң матур дип табылган рәсемнәр призлы урыннарга лаек булды.
Мәктәп укучылары Бөтенроссия Җиңү диктанты акциясендә катнаштылар. Мәктәп базасында диктант язу буенча мәйданчык оештырылды. Җиңү диктанты 2023 , тарихи хәтергә кагылырга, үз көчен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек биргән чараларның берсе.Җиңү диктанты - бик мөһим чара. Ул илебезнең хәрби тарихын белү дәрәҗәсен тикшерүгә генә багышланмый. Җиңү диктантының төп максаты-Россиянең барлык гражданнарын берләштерү. Безнең иминлегебез күп очракта безнең бердәм булуыбызга, тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүебезгә һәм бер-беребезгә ышануыбызга бәйле.
26 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә ясле балалар бакчасы белән берлектә “Тукай һәм туган тел” темасына әдәби кичә үткәрелде. Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.
Ел саен бөтен ил халкы 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының 4 нче энергоблогында булган һәлакәт турында әрнү һәм авырту белән искә ала. Чернобыль һәлакәтеннән соң инде күп еллар узды.
26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “И мокатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чара барышында балалар Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук "Кәҗә белән сарык", "Бала белән күбәләк", «Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Китапханәче катнашучылар белән бергә «Туган авыл» һәм «Китап» шигырьләренә анализ ясады, әлеге шигырьләр шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итте.
Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
27 апрель конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде.
Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» булып узды.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Теләче муниципаль районы ЦЗН вәкиле белән очрашу узды. Ул 8-11 сыйныф укучылары белән тест үткәрде. Булачак һөнәрләр турында фильм каралды. Укучыларга кирәкле һөнәрләр турында аңлатты. Һәрвакыт кирәкле юнәлешләр буенча мисаллар китерде.