ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Теләченең балалар бакчасы базасында “Эзләнү һәм иҗат аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү” темасына тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм Саба,Теләче районнары балалар бакчаларыннан килгән педагоглар катнашты.

Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза.  Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.

Олы Мишә урта мәктәбендә Космонавтика көне уңаеннан «Мөһим  сөйләшү» дәресләре  үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга танылган космонавтлар, Кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләүнең кыенлыклары турында сөйләделәр. Россиянең бу өлкәдә иминлек һәм халыкара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрен хәл итү өчен беренчеләр рәтендә булырга  тиешлеге турында да әйтелде.

Каен бөреләренең файдалы үзлекләре апрель–май айларында барлыкка килә. Чималны җыю алар тарала башлаганчы бара. Бөреләр   хуш исле, шулай ук берничә файдалы матдәләре бар: органик кислоталар, эфир майлары, каротин. Халык медицинасында каен бөреләрен  ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар. Эчемлекләрне вируслар белән көрәшү өчен кулланалар. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары  каен һәм нарат бөреләре җыйдылар.

Шармыш авылы китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Береги свою планету, ведь другой на свете нет!» дигән экологик дәрес үткәрелде.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен китапханә эше белән танышу сәгате уздырылды. Балалар «китапханә» сүзенең нәрсә аңлатканын, китапханәдә булган кызыклы китаплар һәм вакытлы басма белән таныштылар.  Китапны куллану кагыйдәләре һәм китапханә укучысы булу өчен нинди  шартлар узарга кирәклеге  турында мәгълүмат алдылар.

Ураза ислам диненең биш баганасының берсе.  Рамазан ае уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Рамазан -  барлык айларның солтаны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Күргәзмә материаллары әлеге утыз көнлек уразаның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Әлеге күргәзмә дин тотучыларга гына түгел, туган як тарихы, мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы укучыларга да исәпләнгән.

      Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи-дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләре пропагандалау.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Роспись футболки” дигән мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкаларга төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы итеп башкару серләрен белә алдылар, Балалар футболкаларны матур һәм мәгънәле итеп бизәде, язулар язды һәм үзләрнә истәлеккә калдырды.

Түбән Кама шәһәрендә 2006 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егетләр арасында РФ, ТР халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә көрәш буенча 3 тапкыр Республика ярышлары узды. Әлеге ярышларда республикадан 15 команда катнашты. 2007-2008 елгы егетләр арасында 65 кг. үлчәү авырлыгында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ислам Кәримуллин 1 урын яулады. Исламның тренеры- Әскәров Венер Ибраһим улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International