Балалар китабы атналыгы - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәшриятчылар һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында “Китап сөючеләр “ берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Прочитали, смастерили, на листе изобразили” дигән чара уздырылды. Ярыш формасында үткән чарада катнашучылар командаларга бүленеп “Неправильная сказка”, “Загадочный предмет”, “Литературная фраза”, “Сказачная пара” и “Зашифрованная фамилия” дигән конкурсларда катнаштылар. Ахырда балалар үзләренең яраткан әкият геройларын сурәтләделәр.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли ризык - табын күрке" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балалар татар халкы үрнәгендә мәдәният, гореф-гадәтләр, кунакчыллык традицияләре белән таныштылар, шулай ук татар халкының милли ризыклары турында да белделәр. Мастер-класста Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәчеләр тәмле коймаклар әзерләүнең сере белән уртаклаштылар. Чын татар коймаклары бик тәмле булып пеште һәм әлеге чара чәй эчү белән тәмамланды.
Иске Карабаян авылы китапханәсендәТатарстанның халык язучысы, режиссер, публицист, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан “Язучы иҗатының рухи бөеклеге” дигән китаплар күргәзмәсе төзелде, әдәби сәгать үткәрелде. биредә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин иде.
Тарихи вакыйгаларны, тормыш—көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләрдә вакытсыз вафат булучыларны кызгану, аларның ятим калган балаларына, тол хатыннарына ярдәм итәргә омтылу хисләре өстенлек итә. Кеше гомеренең вакытсыз өзелүе язмыш белән бәйләнә. Бәетләрдә халык хакыйкате, авыл тормышының чынбарлыгы тасвирлана. 29 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Бәет яздым утырып” исемле фольклор сәгать үткәрелде. Авылдашларыбызга багышлап язылган бәетләр укылды.
Балалар китабы атналыгы беренче тапкыр 80 ел элек, Мәскәүдә Колонналар залында үтә. Бөек Ватан сугышы барган авыр вакытларга карамастан, өлкәннәр балалар өчен матур бәйрәм оештыра алганнар һәм бу бәйрәм традициягә кереп калган.
Китап күргәзмәсе Горький әсәрләрен укуга кызыксынуны арттырырга, язучының тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу максаты белән оештырылды. «Горькийны үзең белән ал» исемле күргәзмәдә язучының бүгенге көндә дә актуаль китаплары урын алды.
Балалар китабы атналыгы кысаларында, Айдар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Китап, спорт, уен - УРА!” дип исемләнгән чара уздырды. Китап, уен һәм спорт. Чыннан да, тән өчен спорт, күңел өчен китап, үсеш өчен уен файдалы һәм болар барысы да гармонияле шәхес үсеше өчен мөһим.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында уздырылган әлеге акциянең максаты - китапка кызыксыну уяту, күп укыла торган балалар әдәбиятын, китапханә фондына яңа кайткан китапларны пропагандалау, шулай ук кайчандыр яратып укылган һәм лаексыз рәвештә онытыла барган китапларга игътибарны арттыру иде.
Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Тулырак мәгълүмат алыр өчен сезне, 25 марттан 29 мартка кадәр Олы Нырсы китапханәсендә куелган күргәзмәдә көтеп калабыз.