ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дөнья әдәбиятында исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик күп. Ләкин, иле өчен кәрәшеп башын салган, исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән, Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән санарлык. 10 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсе укучылар өчен "Мәңге халык күңелендә" күргәзмәсен тәкъдим итте, анда әдипнең шигырьләр җыентыгы, замандашлары аның турында хатирәләре тупланган китаплар урын алды.  Көн дәвамында аның тормышы, эше һәм үлемсез батырлыгы турында аерым сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук, шагыйрьне искә алып "Ирекле җилләр" дип исемләнгән уку акциясе игълан ителде.

Балалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат  туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Балаларның кызыксынулары уен аша формалаша. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә дә балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, игътибарлыклары да арта.

9 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Нәни энҗеләр” дип аталган иҗади конкурс узды. Конкурс өч өлештән торды. Беренче өлештә балалар үзләре белән таныштырып чыгыш ясадылар. Икенче өлеш концерт номерлары һәм өченче өлеш гаиләнен гореф- гадәтләре турында чыгыш булды. Әлеге конкурста Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да чыгыш ясады. Конкурс бик күңелле үтте.

8 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә яраткан язучыбыз Татарстаннын халык шагыйре, М.Җәлил, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга-85 ел тулу уңаенан “Фәнис Яруллинның иҗаты күпкырлы” темасы белән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды. 46 исемдәге китап авторы Фәнис Яруллинның әсәрләре бүгенге көндә дә китап укучылар тарафыннан яратып укылалар.

7 февраль ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә «Минем Республика символлары» дигән  темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы гербы Дәүләт символының  1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан раслануы турында әйтелде. КатнашучыларгаТатарстан гербы- игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне чагылдыруы турында сөйләнелде.

 Татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Баландыш  авыл китапханәсендә «Яза шагыйрь, каурый каләм алып фәрештәнең ап-ак канатыннан» дигән әдәби сәгать  уздырылды. Чара барышында китапханәче укучыларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Яруллин Фәнис Гатаулла улының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, абруйлы әдәби премияләре турында сөйләде. Язучының китапларына, әдәбиятка күзәтү ясалды.  Чара ахырында презентация күрсәтелеп, шагыйрьнең шигырьләре укылды.

Алар арасында актерлар, җырчылар, сәясәтчеләр һәм башка бик күп танылган шәхесләр бар, ләкин инвалидлыкларына карамастан бирешмәгән, эшне дәвам иткән һәм уңышка ирешкән шагыйрь язучылар да бар.

10 нчы февраль көнне Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик хезмәткәрләрнең " Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының чираттагы муниципаль этабы узды. Бу конкурс педагогларның бай тәҗрибәсен, инновацион методика һәм балаларны тәрбияләүгә иҗади якын килү алымнарын  берләштерә. Олы Мишә урта мәктәбеннән  конкурста педагог-оештыручы Гарипова Г. Г., 2 нче сыйныф җитәкчесе Мөхәммәтова Р.Х.  катнашып лаеклы чыгыш ясадылар һәм 1 урын, 2 урын  дипломнары белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз аларны!

Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә "Китап битләрендә укытучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда тарихның төрле чорларында укытучыларның тормышы турында сөйләгән сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Монда шулай ук ​​ баланы тәрбияләү, аны хезмәткә  өйрәтү, баладан чын гражданинны үстерү турында төрле педагогик сорауларга кагылышлы китаплар урын алды.

9 нчы февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре «Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп,  китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Чара ахырында укучылар тарафыннан Ф.Яруллинның “Яз гөлләре” китабыннан “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Февраль”, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International