ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

 7 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен “Әкиятләр аланына сәяхәт” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үткәрделәр. Китапханәчеләр белән бергә балалар искиткеч әкиятләр дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде.

Әлеге көнне сайлап алу - очраклы түгел. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы күп кенә яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булалар. Әбде авылы китапханәсендә истәлекле көнгә «Яшь геройлар - антифашистлар» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Ул яшь герой-антифашистлар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында презентация караудан башланды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Балалар Бөек Ватан сугышының яшь геройлары турындагы әдәбият белән якыннанрак таныштылар.

Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан гербы игелек , гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Шуларны балаларга аңлату максатыннан  7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән “Татарстан Республикасының  Дәүләт гербы”дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.

7 нче февраль - республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн - Татарстан Республикасы гербы көне билгеләп үтелде. Шуны истә тотып, 8 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Татарстан символикасы» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Чараның максаты - балаларны Татарстан Дәүләт символларының барлыкка килү тарихы белән таныштыру иде.

Шул уңайдан 7 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе  әлеге вакыйгага багышланган «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында авылның урта мәктәп укучылары безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән танышты. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: аның тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар һәм «Татарстан Республикасы» дигән презентация карадылар.

Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Күкчә авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Фатих ага Хөснидән кыйммәтле күчтәнәч” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Әлеге чарада Фатих Хөснинең “Татар карчыклары”, “Кабак” хикәяләреннән өзекләр күрсәтелде, “Сөйләнмәгән хикәя”, “Венеция” хикәяләре укылды. Шулай ук Фатих Хөсни сүзләренә язылган җыр башкарылды. Кичә барышында Фатих Хөснинең туган авылы Мәтәскәнең табигатен мактап язылган шигырьләр дә укылды. Үткәрелгән чарадан катнашучылар канәгать калды.

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның тууына 150 ел тула. Язучы рус табигате, туган җир һәм аның кешеләре турында бик күп күренекле әсәрләр иҗат иткән. Пришвин китаплары төрле яшьтәге укучылар: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары, яшьләр һәм өлкән буын укучылары өчен. Шәдке авыл китапханәсендә рус язучысы юбилеена «Певец родной природы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Рус шагыйре Василий Андреевич Жуковскийның тууына 240 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Светлые образы сказок Жуковского» дип исемләнгән әкиятләр иленә әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар шагыйрьнең балачагы, өйдә белем алуы, рәсем ясауга мәхәббәт хисе уянуы, бөек шагыйрь А.С.Пушкин белән дуслыгы, В.А. Жуковский император Николай I нең улы Александрның остазы булуы хакында белде.  

Яшь анти-фашист геройны искә алу көне уңаеннан, 7 февральдә, "Почемучки" клубы балалары өчен Шармыш авыл китапханәсендә "Герой балалар" дигән батырлык дәресе үтте. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән малайлар һәм кызлар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International