ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль көнне МББУ-Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең «Воспитать человека»дигән һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда белем бирү учреждениеләренең биш педагог-оештыручысы катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде.

Китапханәче укучыларны язучы Нина Михайловна Павлованың биографиясе белән таныштырды, аның селекция эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар Н. Павлованың әсәрләре белән таныштылар һәм «Кышкы әкиятләр» җыентыгыннан «Сестры шишки» һәм «Живая бусинка» әкиятләрен тыңладылар. Чара ахырында балалар укыганнары турында фикер алыштылар һәм Н.М. Павлованың китаплары әйләнә-тирәбездәге табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән, - дигән гомуми нәтиҗәгә килделәр.

9 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган “Китап битләрендә язмышлар» дип исемләнгән шигъри уку оештырылды.

9 нчы февраль көнне Кукмара районының Г.Х. Хәбибрахманов исемендәге Олыяз авылы гомуми белем бирү мәктәбендә 2 республикакүләм  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Бу чарада Балыклы башлангыч мәктәбенең  2 нче  сыйныф укучысы Кәримова Асилә уңышлы чыгыш ясады һәм 3 нче урынга лаек булды Җитәкчесе- Сибгатуллина А.Т. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки  дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды .

4 февральдә рус язучысы Михаил Михайлович Пришвинның туган көне. Михаил Пришвин - XX гасыр рус әдәбияты классигы. Аның әсәрләрендә туган якның табигате зур роль уйный. Кешеләр генә түгел, кошлар һәм хайваннар да әдәби геройлар булып тора. 2 февраль көнне Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан "Китап битләрендә хайваннар һәм кошлар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.

8 февраль - батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларныны искә алу көне. 8 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә укучылар өчен «В их детство ворвалась война” дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга фашизмның төшенчәсе һәм аның нәрсәгә китерүе турында сөйләде. Бу чарада Бөек Ватан сугышы геройларын, аларның язмышы, 1941-1945 елларга туры килгән балачакларын, кечкенә сугыш геройларын искә төшерделәр: Валя Котик, Володя Дубинин, Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова. Балаларга хәрби тематикага багышланган шигырьләр укылды.

8 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр белән берлектә узды. Чара барышында китапханәчеләр әдипнең “Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повесте белән таныштырдылар. “Сердәш” клубының актив членнары  Ф.Хөснинең  “Кабак” әсәреннән өзек күрсәттеләр, “Асылматы лампа”, “Йөзек кашы” әсәрләрен, “Дөнья матур миңа” шигырен сәнгатьле итеп укыдылар.

Алар арасында - Сталинград сугышы. Ачино авыл китапханәсендә немец-фашист гаскәрләрен Җиңүнең 80 еллыгына Сталинград сугышында «Сталинград: 200 дней мужества и подвига» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда тәкъдим ителгән китаплар дошман белән көрәшкән каһарманнар, шулай ук совет гаскәрләренең һөҗүме турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында М. Алексеевның «Мой Сталинград», «Дивизионка», Ю. Бондаревның «Горячий снег», М. Каноатның «Голоса Сталинграда», Г. Гончаренконың «Битва на Волге»  әсәрләре укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.  

Әлеге истәлекле дата БМОның чираттагы Ассамблеясы тарафыннан расланды. Бу көн 1964 елдан башлап ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Дөньяның барлык илләренең яшь малай һәм кызлары, тынычлык, азатлык, демократия һәм кешеләрнең бәхете өчен көрәшкән һәм үлгән яшь геройлар  истәлегенә багышлана. Безнең илдә бу дата Яшь герой – антифашист көне буларак билгеле. Без Ватаныбыз өчен көрәшкәннәрне искә алабыз. Аның өчен олылар гына түгел, балалар да көрәште. Шуның белән бәйле рәвештә Олы Нырсы авылы китапханәчесе Олы Нырсы балалар бакчасында таныштыру дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International