ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Тормышта бер генә тапкыр булса да студент булган кешеләр өчен бу ике сүзнең әһәмияте бик зур. Бу иң кызыклы һәм беркайчан да онытылмас вакыйгалар белән тулы еллар.

Сауш авылы китаханәсендә балалар язучысы, А. Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Халиковның тууына 90 яшь тулуга багышланган  “Балалар күңелен аңлаучы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р. балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып, китапларына күзәтү үткәрде. Балалар шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. “Яшел докторлар” китабына кертелгән файдалы үләннәр турында сөйләштеләр. Язучының тизәйткечләре, әкиятләре белән таныштылар.  

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы, композитор Фәрит Хатыйповның 75 яшьлек юбилей датасы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре 14 январь көнне  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган кичә үткәрде. Кичә барышында Ф. Хатыйповның иҗаты белән танышып, аның җырлары башкарылды.

ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре, М.Җәлил исемендәге Татарстан республика премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның (1933-2004) тууына 90 ел  тулу уңаеннан, Ю.Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде, кичә матур шигырьләр һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырылды.

Шәтке авыл китапханәсендә районыбыз башлыгы Хазипов Н.Н. махсус хәрби операция барышында яраланып кайткан  Рамил Димиев белән очрашты. Хоккей уенына гашыйк  Рамил, озакламый  ярышта катнашырга планлаштыра, сәламәтлегеннән зарланмый. Кабат хәрби бурычын үтәргә китәргә исәп тота.

Балалар шагыйре һәм язучы Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсе «Әминә Бикчәнтәеваның кызыклы китабы белән сыйланыйк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Яшь укучылар язучының биографиясе, аның игелеккә өндәүче шигырьләре белән таныштылар.Бикчәнтәеваның шигырьләре туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияли. Шулай ук язучының шигырьләрен кычкырып  укулар оештырылды.

Сауш авылы китапханәсендә «Ак калфак» клубы членнары катнашында шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнәшеваның тууына - 95 ел тулу уңаеннан  «Җырлар остасы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Сауш авыл китапханәсендә “По страницам жизни и творчества А.Н. Толстого”  исем астында рус язучысы Алексей Николаевич Толстойның тууына 140 ел (1883-1945) тулу уңаеннан китап күргәзмәсе куелып, әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар авторның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр, жанр һәм тематик төрлелеге белән гаҗәеп язучының иҗаты белән таныштылар.  Кичә слайдлар күрсәтү, «Русский характер» әсәреннән өзекләрне  рольләргә бүлеп уку белән үрелеп барды. Чара талантлы, күпкырлы әдәбиятчы, граф һәм академик Алексей Николаевич Толстой әсәрләре буенча китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Олы Мишә урта мәктәбендә  “Батырлык дәресе” темасына сыйныф сәгатьләре үтте.Укучылар батырлык, изге гамәлләр, Ватаныбыз геройлары турында сөйләштеләр .Сыйныф сәгатендә һәркем  үзенең  тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлап, батырлык турында үз фикерен җиткерде.

Китапханәчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылып  китапханәләрдә төрле  чаралар үткәрәләр, безнең солдатларның Украина территориясендә нацистларга каршы көрәштәге батырлыклары турында сөйлиләр. Әлеге акциягә кушылып, 19 гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәсендә "Сезнең белән горурланабыз һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!" дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм  махсус хәрби операция барышында үз гомерләре белән безнең киләчәгебезне, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеген саклаучы авылдаш егетләребезгә хөрмәт йөзеннән патриотик сәгать  уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International