Олы Мишә авыл җирлеге мәдәният йортында еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Кунакларны фойеда Олы Мишә урта мәктәбе көче белән оештырылган бик эчтәлекле күргәзмә каршы алды. Җыелышта мәктәбебез директоры Сәйлән Нагимовна да эшчәнлегебез, уңышларыбыз белән уртаклашты.
Теләче җирлекара китапханәсендә татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулуга багышланган “Мәрҗани – татар халкының мәгърифәтчесе” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
Әкияттә булган тылсым һәм маҗаралар һәркемне җәлеп итә, мәрхәмәтле һәм гадел булырга өйрәтәләр. Әкиятләрдә генә сөйләшә торган мәчене, очып баручы Убырлы карчыкны очратырга мөмкин. Шармыш авыл китапханәсе оештырган «Ожившие игрушки из сказок» күргәзмәсендә укучыларыбыз кулы белән ясалган уенчыклар - төрле әкиятләр геройлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, Г. Александрованың әкиятеннән йорт иясе Кузька, Г. Тукай әкиятләреннән Шүрәле һәм Су анасы һәм башка бик күп матур уенчыклар. Мондый конкурслар-күргәзмәләр үткәреп, без кечкенәдән балаларда китапка мәхәббәт уятабыз.
Шәдке балалар бакчасы тәрбиячеләре тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Күптән түгел Шәдке балалар бакчасында кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күп төрле яңа мәгълүматлар белделәр, әти-әниләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен алып килделәр. Балалар хәзер кошларны кызыксынып озаклап күзәтәләр, алар белән сөйләшәләр, кыскасы, канатлы дуслары алдында үзләрен аеруча җаваплы тоялар.
Лаеш шәһәрендә көрәш ярышлары булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Җәләлиев Муса үз үлчәү берәмлегендә 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! (Тренер – Галимов Д.И.)
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу - төп бурыч булып тора. Максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү. Шуңа бәйле рәвештә, 19 нчы гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Тамырлардан безне танырлар» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Биредә балаларга татар халкының тарихы, милли бәйрәмнәре һәм традициялары турында сөйләнде.
Шәтке авылы мәдәният йортында “Ислам дине иң пакъ дин» дип исемләнгән вәгазъ кичәсе үткәрелде. Илебез өстенә килгән зур сынауларны сабырлык белән үткәреп, илләребез арасындагы низаг тиз арада тукталып, илебезне яклап киткән ир-егетләр исән-сау булып кайтсын дип күмәкләп дога укылды.
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 22 гыйнвар көнне китапханәче Гөлфия Мөхәмәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
2023 елда узачак һәм 2022 елда узган Россия халыкларының мәдәни мирасы елы тематикасын үстерүне дәвам итеп, Айдар авылы китапханәсендә ел дәвамында эшләп килүче «Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр ул - рухи хәзинә!" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмә укучыларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, традицион һөнәрчелек, фольклор һәм халык бәйрәмнәре турындагы китаплар белән таныштырачак. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга кызыклы булыр!
Тормышта бер генә тапкыр булса да студент булган кешеләр өчен бу ике сүзнең әһәмияте бик зур. Бу иң кызыклы һәм беркайчан да онытылмас вакыйгалар белән тулы еллар.