Саф һава сәламәтлек һәм бөтен организмны ныгыту өчен файдалы: ул кан тамырлары, үпкә, йөрәк һәм башка органнар эшен яхшырта. Саф һаваның йогынтысы олылар өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе укучылары саф һавага чыктылар. Саф һавада йөрү, әкияттәгедәй ап-ак урман, тау шуу балаларга бик ошады.
Баландыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Забавы Зимушки-зимы »уен программасы үткәрде. Малайлар һәм кызлар "Куян күчтәнәче", "Яңа ел викторинасы"," Кар бабайдан табышмаклар" һ.б. конкурсларда актив катнаштылар. Балаларга дөрес җаваплар өчен татлы призлар тапшырылды. Уен программасы балаларга вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә, уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте.
Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына җырлы-биюле программа, лоторея һәм башка кызыклы уеннар әзерләгән иде. Тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы, төрле җәнлекләр һәм әкият геройлары көтте. Күңелле мизгелләрдән торган бәйрәм кичәләре барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм шатлык бүләк итте.
Бу һәркемгә мәгълүм. Ә китапка мәхәббәт тәрбияләү, әлбәттә, гаиләдән, мәктәптән, китапханәдән башлана. Шуларны истә тотып, 3 гыйнвар көнне “Яңа елга яңа китап белән” дигән яңа китаплар белән танышу сәгате булып узды. Китапханәче китапханә, андагы китап киштәләре, китапларның урнашу тәртибе белән таныштырды. Ә яшь укучылар яңа китапларның һәм китапханәгә килә торган газета-журналларның гаҗәеп рәсемле битләрен ачты. Биредә матур китапларның бихисап булуы баларны уңай тәэсирләндерде һәм китапханәгә кабат килергә теләк уятты кебек. Бу көнне өлкән укучыларыбыз да, кечеләре дә үзләрен кызыксындырган яңа матур әдәбият китаплары белән таралышты.
Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Куян елына сәяхәт” исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Чарага кунак булып Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Балалар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай белән бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Сихерле әкият дөньясына чумып төрле халыкларның әкиятләрен кычкырып укыдылар. Ахырдан нәни кунакларыбыз Нуртдинова Рәзинә апалары белән бик тырышып Кар бөртеге ясау буенча мастер -класс үттеләр. Бәйрәм чарасы һәркемгә уңай хис-кичерешләр һәм яңа ел кәефе бүләк итте!
Теләче авылының «Батыр» спорткомплексында "Теләче муниципаль районының төрле яшьтәге халкы арасында шахмат һәм шашка буенча яңа ел турниры" оештырылды.
Иске Җөри модель китапханәсендә балалар өчен "Яңа елның иске әкиятләре" дип исемләнгән уку көне үткәрелде. Китапханәчеләр яшь укучыларны Яңа ел бәйрәме белән бәйле хикәяләр, шигырьләр белән таныштырдылар. Укучылар балалар язучылары А.Пушкин, П. Ершов, Г.Х.Андерсен әкиятләреннән өзекләр укырдылар. Чара ахырында "Унике ай" рус халык әкиятен карадылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 18 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Озак көткән яраткан бәйрәм Яңа ел якынлаша. Кызганычка каршы, бу бәйрәмне барлык балаларның да бәйрәм итәргә, бүләкләр алырга мөмкинлекләре юк. Шул вакытта битараф булмаган кешеләр ярдәмгә килә. "Альпари" хәйрия фондының иганәчеләре өчен балаларның чын күңелдән шатлануын күрү үзе зур бүләк. Фонды директоры Гилазева Наталья Александровна районыбыз белән хезмәттәшлек итеп күп еллар балаларыбызны игътибарсыз калдырмый.
29 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирекне йомгаклау нәтиҗәләре, олимпиадаларда актив катнашкан укучыларның уңышлары, сынап карау имтиханнарының торышы белән таныштылар.