Кышкы каникулга план кысаларында Сауш төп мәктәбендә Яңа ел викторинасы уздырылды. 8 нче сыйныф укучылары сорауларга бик теләп җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Башка илләрдә уздырыла торган традицияләр белән танышу, киләсе елга теләкләрне классик язучылар сүзләре белән җиткерү, сыйныф бүлмәсенең матур бизәлүе, заманча музыка, яңа елга фотозоналар урынының сихри тәэсире кызларның кәефен күтәрде, әкияти атмосфера тудырды.
Өлешчә мобилизациягә чакырылган райондашларыбызның балалары өчен Яңа ел тамашасы үткәрдек. Яңа ел теләкләр чынга аша торган вакыт. Сабыйларга тиз арада якыннары белән күрешергә язсын.
Кышкы каникул белән котлау, шуның өстенә прозада! Бәдретдинова Ә.Б. җитәкчелегендә 7-8 сыйныф укучылары бер-берсенә кызык һәм кабатланмас котлаулар язды.
Балалар бәйгеләрдә катнаштылар, чыршы янында җыр җырлап әйләнделәр, үзләренең матур, әкияти чыгышларын күрсәттеләр, шулай ук кызыклы уеннар үткәрделәр, чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Һәр йортка яңа ел» Бөтенроссия акциясенә бик теләп кушылды.
Яңа ел – иң көтеп алынган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. 28 нче декабрь көнне , Баландыш төп мәктәбе хезмәткәрләре авылыбыз паркында кардан әкият геройларының сыннарын ясады. Бүген мәктәп коллективы үзен скульпторлар ролендә дип хис итте.
27 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән тамаша үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар: биеделәр, җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уйнадылар. Шулай ук уку алдынгылары, муниципаль тур олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылар бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.
Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган – булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды.
28 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе сугыш ветераны Писарев А.И. һәм молбилизацияләнгән егетләрнең әти - әниләрен Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Аларны 31 декабрь көнне авыл мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырып калды.