Һөнәр! Мондый кечкенә сүз, әмма ул һәр кеше тормышында нинди мөһим роль уйный! Заманча Үзгәрүчән дөньяда һөнәрне билгеләү бик авыр. Беренчедән, төрле һөнәрләр күп, ә икенчедән, без, кайчагында аларның яшәеше турында белмибез. 19 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балаларны төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар. Чара балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү максаты белән үткәрелде, ул укучыларда һөнәрләргә карата кызыксыну булдырырга, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Без барыбыз да кечкенәдән әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. 19 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, укучыларыбызның ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен без “Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз” дигән әдәби уенда белдек. Чара барышында балалар “Геройны тап”, “Тылсымлы сүз әйт”, “Әкият герое исемен бел”, “Әкият ярдәмчеләренә кунакка” дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән иллюстрацияләр буенча әкият геройларының нинди әкияттән булуын белделәр. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.
Тормышта иң кадерле нәрсә- ул сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзалларын киңәйтү, дөрес туклану, физик күнегүләр, үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү максатыннан 19 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән мәдәният йорты бакчасында төрле спорт уеннары үткәрделәр.
16нчы июль көнне Баландыш авылында, халык сәнгатен һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында, әби-бабайларыбыз уйнаган кичке уеннарны һәм аларның гореф-гадәтләрен искә алу максатыннан, районыбызда тәүге тапкыр, “Теләче” газетасы белән берлектә “Түгәрәк уен” дип исемләнгән чара уздырылды. Бу кичтә авыл халкы арасында төрле күңелле уеннар белән беррәттән халкыбызның “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” кебек онытылып баручы уеннары да уйнатылды. Гармунчылар ансамбленең мәйдан әйләнүе һәм милли кием конкурсы кичке уенга аеруча ямь бирделәр. Шулай ук бәйрәмне “Китап” милли радиосының әдәби-музыкаль марафоны катнашучылары үзләрнең чыгышлары белән бизәде. Бәйрәм бик матур, күңелле һәм чын мәгънәсендә милли рухта үтте.
16 июльдә Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә "Сугыш хатын- кыз йөзе түгел" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау. Хәрби хезмәт - хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрәләр. Укучыларга авылыбыз ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап эшләнгән презентация күрсәтелде. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Без аларның батыр хезмәтләрен һичкайчан онытырга тиеш түгел - дип тәмамлады сүзен китапханәче.
16 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре буенча «Тылсымлы ачкыч эзләгәндә» дип исемләнгән квест – уен үткәрделәр. Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел , җәяүлеләр дә белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Чара барышында балалар мона инандылар. Табышмаклар, ребуслар чиштеләр, зур кызыксыну белән юл билгеләрен өйрәнделәр.
Викторина укучыларда туган телгә, татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 16 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Күңелле татар теле”дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучыларга төрле биремнәр бирелде (табашмаклар ,мәкальләр) .Алар барсыда дөрес һәм төгәл итеп җавап бирделәр.
Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Югары тизлек, хәрәкәт интенсивлыгы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуны сорый. Тәртип, саклык һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мәсьәләсе аеруча актуаль. 15 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор” исемле танып-белү уены үткәрделәр. “Светофор” һәм “Автомобиль” командаларына бүленеп, 5 этаптан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча безнең укучылар креатив гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен дә яхшы белә, дигән нәтиҗә ясадык. Уен – викторинада дуслык җиңде. Соңыннан балалар тәм-томнар алдылар.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында Айдар авыл мәдәният йорты,китарханә белән берлектә 13 июль көнне «Экстремизм һәм терроризм- дөньяны юк итә! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында «терроризм» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары, таныш булмаган предметлар белән атулар ишетелгәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр . Балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре укучыларга теракт куркынычы янаган вакытта кая хәбәр итәргә, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр тараттылар.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.