ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2022 ел
якшәмбе

Балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын, пөхтәлек, җаваплылык һәм әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  Казаклар авылы китапханәчесе "Саулыгыңа күңел сал, җәйдән шифа алып кал!” дип исемләнгән сәяхәт үткәрде. Бу чарада балалар төрле татар халык уеннары уйнадылар, әкиятләр буенча викторинада катнаштылар, шулай ук җитезлек һәм тизлек буенча төрле конкурсларда көч сынаштылар. Экскурсия ахырында рәсем конкурсы үткәрелде.

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче укучылар белән, безнең төбәктә үсүче дару үләннәренә багышланган "Табигать - иң яхшы даруханә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар белән табигать кочагында дару үләннәренең төрләре, файдасы, аларны җыю вакыты, саклау ысуллары турында әнгәмә уздырылды. Шулай ук китаплар, газета –журнал битләрендә басылган  язмалардан  торган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Табигать - безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру - безнең уртак бурычыбыз.

Китапханә чараларында балалар үз хокукларын беләләр, башка халыкларның кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, җәмгыятьтә кабул ителгән нормаларга туры китереп әхлакый яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәләр. Айдар авыл китапханәсендә 1-7 сыйныф укучылары өчен «Хокук дәресләре -тормыш дәресләре» дигән хокукый дәрес үткәрелде. Укучылар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны «Бала хокуклары декларациясе», «Бала хокуклары турында конвенция» кебек документлар белән таныштырды. Яшүсмер үз хокукларын һәм бурычларын һәр көнне тормышка ашыра: гаиләдә, мәктәптә, кибеттә, мәдәнияттә, поликлиникада... Шуңа күрә аларны белү һәм алардан дөрес файдалану бик мөһим.

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Урта Мишә авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта-  аларны тотасы, укып карыйсы килә. Укучылар күргәзмәдәге яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Һәр укучы үзе яратып укыган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыды. Китапханәче укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр, дигән теләктә калды.

Акциянең максаты: Донецк Халык Республикасында һәм Луганск Халык Республикаларында ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү йөзеннән бәйләнгән җылы киемнәр җыйнау.

Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен бүген Теләче беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне үткәрелде.

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы Н.В.Карпова җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Теләче мәдәният һәм ял паркында уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары белән «Цифрлы һөнәрләр» дип исемләнгән дискуссия уздырылды.

Дискуссия барышында балалар цифрлы дөньяда һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйттеләр, хезмәткә уңай караш формалаштырдылар. Без, үз чиратыбызда, балаларны һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә өйрәтергә тырыштык, чөнки кешенең сайлаган һөнәре үзенә ошарга һәм шатлык китерергә тиеш.

Максабаш авылы китапханәсендә “Тылсымлы дөнья” дип исемләнгән балалар җурналларына библиофреш уздырылды. Әлеге чарада укучылар китапханәдә булган балалар җурналлары белән таныштылар, фикер алыштылар. Һәрбер басмада башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, әкиятләр, викториналар урын алган, шуларны чиштеләр.  Болар баланың игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә. 

Һәр халыкның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу - бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International