ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2022 ел
якшәмбе

Безнең тирәбездә үсә торган үсемлекләр кыйммәтле үзлекләргә ия. Янда үскән гади генә үләннәрнең файдалы үзенчәлекләре турында күп вакыт безнең уйлап караганыбыз да юк. Ә алар бик күп... Берсеннән салатлар пешерергә була, икенчеләреннән буяулар ясыйлар, өченчеләр һава торышын фаразлыйлар һәм вакытны күрсәтәләр, дүртенчесе безне төрле авырулардан дәвалый. Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар белән «Туган як үсемлекләре» дип исемләнгән күргәзмә ясап, әңгәмә корды. Катнашучылар  шифалы үзлекләргә ия булган үсемлекләр белән танышты; җыю һәм саклау кагыйдәләрен белде, үсемлекләрне куллану буенча кайбер медицина белешмәләре белән танышты.

Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Сулар, чишмәләргә багышланган табышмакларга җавап бирделәр, экологик викторина сорауларына җаваплар таптылар. Мәкальләр һәм әйтемнәрне, танылган язучыларның — натуралистларның әсәрләрен искә төшерделәр, табигать турында шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.

Нәкъ менә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. 6 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үткәргән “Ромашка кыры” исемле акциядә балалар актив катнашты.  Традиция буенча бу бәйрәмдә ромашкалар рәсеме төшерелгән открыткалар белән уртаклашу кабул ителде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне- җылы, чиста һәм якты бәйрәм. Үзара мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм иминлек һәр йортка килсен!

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! 5 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле" исемле җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Айдар авылы китапханәсендә, каникул чорында, «Җәйге укулар программасы»  кысаларында  «Җәйге китап җыелмасы» дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды.  1 июльдән эшли башлаган күргәзмә кече һәм  урта  яшьтәге балалар өчен кызыклы булачак. Китаплар бар да кызыклы, ошаганын сайлап ал! Китапханәче  укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр!, – дигән теләкләрен җиткерде.

Көн дәвамында укучылар журнал һәм газета дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар. Алар һәр журналның үзенчәлекле кыяфәте һәм стиле һәм үз укучысы булуын белделәр.  Китапханәче вакытлы матбугаттан  бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән танышырга мөмкинлеге хакында сөйләп узды. Табышмаклар һәм уеннар чараны тагын да тулыландырдылар, яшь укучыларга үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Китапханәнең өлкән укучылары шулай ук ​​журналлардан рус һәм чит ил язучыларының романнарын, хикәяләрен, тарихи әсәрләрне, рәссамнар һәм музейлар турындагы хикәяләрне укый ала.

Зурлар төркеме балалары дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында  янгын сүндерү бүлегендә кунакта булып кайттылар .Экскурсия барышында балаларга янгынны булдырмый калу максатларында ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. балаларга әлеге оешманың тарихы,бәла килеп чыкмау өчен нәрсэ эшләргә  икәнен аңлатты. Балалар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, әңгэмэ бик кызыклы үтте .

Шәтке авыл китапханәсе табигатькә чыгып «Кояшкай» берләшмәсе әгъзалары өчен «Табигать ул үзе бер могҗиза» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мөхиттән: һава, су, хуш исле болын, агачлардан башка яши алмавы турында аңладылар. Табигать бары сак караш һәм кайчагында аз гына ярдәм сорый. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.

Велосипедта йөрү - бик файдалы, күңелле һәм кызыклы, актив ял төре, ул күп кенә яңа тәэсирләр ача, саф һава, актив хәрәкәт, кызыклы аралашу һәм әйләнә-тирәлеккә уңай караш булдырырга мөмкинлек бирә.

Үзәк авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен ,,Кич утыру" үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан кич утыру  оештырдылар.
Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында өлкәннәр балачакларын искә алдылар, яшь чагында хезмәт көненнән соң кич утыруларга йөрүләре турында сөйләделәр. Татар халык җырлары җырладылар, биеделәр, татар халык уеннары уйнадылар. Катнашучылар, табышмакларга җавап биреп, татар халкының зирәклегенә сокландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International