Бүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Теләче мөхтәсибәте призына футбол ярышы бара.
Шул уңайдан 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Әби-бабаларыбызның йолаларын саклый белик” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучыларның күбесе гаиләдә әби-бабайлары белән бергә яши. Мондый гаиләдә тәртип,өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә; халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе сакланып, буыннан-буынга күчеп бара.
Скульптура, рәсем сәнгате, көнкүреш һәм интерьер әйберләре, китаплар, тәңкәләр, табигый тарих һәйкәлләре коллекцияләре – ул күпгасырлык мирас, аның кыйммәте елдан-ел арта бара. Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Музей хезмәткәрләре көне уңаеннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр белән районның туган якны өйрәнү музеенда йон эрләү буенча мастер-класс үткәрде. Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып баручы музей хезмәткәрләре музей белән якыннан таныштырып экскурсия ясадылар.
В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Шул уңайдан бүген, 19 май көнне, Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбендә “Галстуклы еллар –күңел хатирәсе”дип исемләнгән чара узды. Укучылар кызыл галстуклар бәйләп,кызыл пилоткалар киеп пионер җырларын, пионер маршларын башкардылар. Бәйрәмдә һәркем яшьлеген искә алды.
19 май көнне "Дулкын" йөзү бассейнында 2007-2014 нче елгы малайлар, 2008-2014 нче елгы кызлар арасында Борһановлар гаиләсе призына йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышларда спорт мәктәбенә йөреп, тренерлар Әхтәмов Р.Н. һәм Заһидуллин Б.Х. кулы астында шөгыльләнүче яшь спортсменнар катнашты. Үзләренең яшь аралыкларында һәм төрле дистанцияләрдә чыгыш ясап, барлык йөзүчеләребез дә бик матур ярыш күрсәттеләр. Призлы урыннар яулаган балалар медаль, грамоталарга ия булдылар.
Шунлыктан без үзебезнең балалар бакчасында даими рәвештә әнгәмәләр,белгечләр белән очрашулар үткәрәбез. Бүген,безнең Лесной балалар бакчасында “Җәйге чордагы янгын куркынычсызлыгы” дигән темага әңгәмә булды. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында тәрбияче сөйләде. Шулай ук Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Хакимуллин Л.М.та балалар белән кызыклы әңгәмә уздырды.
Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тернәкләндерү чаралары кысаларында «Бармаклар өчен гимнастика» технологиясе буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән вак моториканы үстерергә ярдәм итүче төрле күнегүләр үткәрәләр. Шөгыльләнүләр вакытында ком, карандашлар, төрле ярмалар кебек кул астында булган предметлар кулланыла. Шулай ук пластилиннан әвәләп ясау һәм рәсем ясау белән дә теләп шөгыльләнәләр. Социаль хезмәттән файдаланучылар аеруча кызыксыну белән мозаика һәм пазллар җыялар. Мондый тернәкләндерү күнегүләре нәтиҗәсендә өлкән кешеләрнең кул бармакларының хәрәкәтчәнлеге арта, фикерләү сәләте, игътибарлылыклары һәм хәтерләре яхшыра; кәефләре уңай якка үзгәрү күзәтелә.
Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Рафикова С. «Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы игълан иткән милли кием флешмобында катнашты.
Арадаш аттестация- укучыларның уку елы буена фәннәр буенча уку материалын ничек үзләштерүләрен тикшерү ысулы ул. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә арадаш аттестация 6 майда башланды. Бу көннәрдә укучылар контроль эшләр, тест биремнәре, текст өстендә эшлиләр . Аларга уңышлар телибез!
16 майдан 20 майга кадәр Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ТИН укытучысы җитәкчелегендә хәрби хезмәт нигезләре буенча уку-кыр җыеннарында катнашалар. Җыеннар вакытында булачак Ватанны саклаучылар бик бай физик, тактик һәм строй әзерлеге программасын узалар, хәрби хезмәт нигезләре буенча теоретик һәм гамәли белемнәр алалар. Аларга уңышлар телибез.