16 майдан 20 майга кадәр Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ТИН укытучысы җитәкчелегендә хәрби хезмәт нигезләре буенча уку-кыр җыеннарында катнашалар. Җыеннар вакытында булачак Ватанны саклаучылар бик бай физик, тактик һәм строй әзерлеге программасын узалар, хәрби хезмәт нигезләре буенча теоретик һәм гамәли белемнәр алалар. Аларга уңышлар телибез.
Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Шул уңайдан, район мәдәният йортында узган “Буыннар эстафетасы” дип исемләнгән балалар сәнгать фестивалендә Баландыш төп мәктәбе активистлары да катнашып кайттылар. Җитәкчеләре Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы.
Бүген Теләче мәдәният йортында Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган "Буыннар эстафетасы" фестивале булып узды. Бүген үткән заман атмосферасына чумып, кызыл галстуклар тагарга, барабан сугарга, быргы яңгыратырга, пионер җырларын җырлап биюләрне башкарырга мөмкинчелек туды. Бу фестивальдә Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм алар буыннар арасында дәвамчанлык барлыгын исбатладылар.
Фестивальдә белем бирү учреждениеләреннән 320 дән артык укучы катнашты. Әлеге фестивальнең максаты-укучыларда балалар хәрәкәте тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Югары Кибәхуҗа мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә.Менә бүген дә балалар белән “ Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды.Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафетада катнаштылар.
Бу көнне киң җәмәгатьчелек игътибары авыр тормыш хәлендә булган балаларны яклау һәм аларга ярдәм итү чараларын көчәйтү зарурлыгына җәлеп ителгән.
Балалар – безнең киләчәгебез.Шуңа эшчәнлекне без балаларны тәрбияләүдән һәм сәламәтлекне ныгытудан башларга тиеш. Балалар белән тәрбияче сәламәтлекне ныгыту буенча төрле темаларга әңгәмәләр уздыра.
15 май көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Ахирәтләр мәҗлесе”, “Ак калфак” берләшмәләре кысаларында татар халкының онытыла барган көнкүреш йоласы “Кич утыру” күренеше үткәрде. Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф - гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”, ”Орчык тәгәрәтеш”, “Наза”, ”Түгәрәк” уеннары уйналды. Элеккеге җырларны җырлап, кул эшләре эшләп, берләшмә әгъзалары күңел ачтылар, яшьлек елларые исләренә төшерделр.
15 майда Казан шәһәрендә «Балачак» II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс-фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. «Балачак» фестивале «Туган авылым» Милли комплексы ярдәме белән «Игелек янәшә» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
Агымдагы елнын 25 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. Техник карауга килучелэр курсэткече, техникасы булган шэхеслэр санын уртача 65-70% тын тэшкил итэ.