18 нче май көнне пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган «Буыннар эстафетасы» балалар сәнгать фестивале үткәрелде.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Фестивальдә белем бирү учреждениеләреннән 320 дән артык укучы катнашты. Әлеге фестивальнең максаты-укучыларда балалар хәрәкәте тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Район фестивале түбәндәге номинацияләр буенча оештырылды:

- «Взвейтесь кострами» вокаль ансамбле яки хор коллективлары номинациясе;

- «Өлкән буын җырлары» вокал номинациясе;

 - укучыларның «Салют, Пионерия» әдәби-музыкаль композициясе белән чыгышлар конкурсы;

- «Безнең мәктәпнең пионерлар оешмасы тарихыннан» күргәзмәләр конкурсы;

- «Пионерия мәктәбем тарихы» фотоальбомнар конкурсы;

 - "Пионериягә – 100 ел» рәсем конкурсы .

               Шулай ук бу фестивальгә балалар хәрәкәте ветераннары да чакырылган иде.  Алар хөрмәтенә активистлар тарафыннан бүләкләр һәм зур бәйрәм концерты куелды.

                Чараның икенче өлешен «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең финалистлары дәвам итте. Бу бәйрәм барлык кунаклар һәм катнашучыларның күнелендә истәлекле вакыйга булып сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International