ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы-ул мәдәният йортларында халык иҗатын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар уздыру өчен яхшы сәбәп. 25 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында фольклор сәнгатенә багышланган чара үткәрелде. Чара онлайн-форматта оештырылды. Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балкыш" фольклор коллективы " Чабталы уен" фольклор йоласын тәкъдим итте.

 

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 27 май көнне Караширмә авылы клубы берләшмәгә йөрүче балалар белән китапханәләр көне уңаеннан Теләченең үзәк  китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапларның күп булуы аларда кызыксыну уятты. Китапларның бер серле дөнья икәненә төшенделәр

24 май көнне Филармония концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның Мастер-классы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле тамашачыларга эшне оештыру, чыгышларга әзерлек серләрен ачты, коллективның эшләү принципларын күрсәтте, соңыннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов залдан бирелгән барлык сорауларга да җавап бирде. Мастер-класста Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне  Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм-үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме.  Районыбызның үсеше өчен үз тәҗрибәсен һәм иҗади ресурсын кулланучы, яңа эш урыннары булдыручы, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә һәм   якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.

25 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән  Теләче музеенда кунакта булдылар.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «В каждой избушке – свои игрушки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.

Бүген Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре безнең мәктәп укучылары белән очрашты. Алар укучыларга әлеге акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулаган Җәләлиев Муса һәм Җәббарова Фәридәне бүләкләделәр.

2022 елнын 23 маеннан 2022 елнын 10 июненә кадәр балалар ялы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү буенча «кайнар линия» эшли башлый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International