2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.
Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.
25 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән Теләче музеенда кунакта булдылар.
25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «В каждой избушке – свои игрушки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.
Бүген Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре безнең мәктәп укучылары белән очрашты. Алар укучыларга әлеге акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулаган Җәләлиев Муса һәм Җәббарова Фәридәне бүләкләделәр.
2022 елнын 23 маеннан 2022 елнын 10 июненә кадәр балалар ялы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү буенча «кайнар линия» эшли башлый.
8 команда катнашачак Әлеге Лига сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сарман районына каршы уйнаучы "Теләче корыч профильләре" командасына зур уңышлар телибез!
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда Сарман районы командасын 3:0 исәбе белән җиңде
Балаларда уңай характер, әти-әниләргә, өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Әдәпле һәм рәхмәтле була беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук бу чарада әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишелде.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. 20 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре таҗик милләте, аларның гореф-гадәтләре, балаларга күркәм тәрбия бирү серләре белән танышу максатыннан Муратовлар гаиләсе белән очрашты.
Бүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Теләче мөхтәсибәте призына футбол ярышы бара.