Җиңү көненә багышланган күргәзмә-экспозиция һәм иҗат эшләре.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү заманның иң актуаль идеяләреннән берсе булып тора. Патриотизм-ул үз Ватаныңа һәм халкыңа мәхәббәт уяту. 6нчы майдан 11нче майга кадәр Айдар авыл мәдәният йорты фойесында мәдәният хезмәткәрләре һәм ктапханәче көче белән иҗат эшләре күргәзмәсе - экспозициясе оештырылды. Күргәзмә бик матур, якты һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Биредә төрле кул эшләре— кәгазь, тимер һәм башка материаллардан торган эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан 12майда Алан мәдәният йортында укучылар өчен "Яшүсмер һәм җинаять: хокук бозуларны профилактикалау» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында укучыларга җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлана һәм кылган җинаять өчен нинди җәза кулланылуы турында аңлатылды.
Сугыш… Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". "Сугышның хатын – кыз йөзе түгел" проектын дәвам итеп, Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Хәлең ничек ветеран?” исеме астында тыл ветераны Нургалиева Садика апа белән очрашу үткәрде. Бу очрашуга Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Әбүзәр кызы җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәм ветераннар советы рәисе Нәсимә Хәйретдин кызы кунак булып чакырылды. Садика апа укучыларга үзенең сугыш чоры балачакларын искә алып, хатирәләрен сөйләп үтте. Укучылар чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута һәм аның орлыклары белән таныштылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Балалар тыл ветераны хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр.
Илебездә 9 майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу –бөек бәйрәм генә түгел,батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп ,югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә.Шул уңайдан 10 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына рәсем конкурсы үткәрделәр.Укучылар рәсемнәрне өйләрендә ясап алып килделәр. Конкурста катнашучы укучылар рәсемнәрне бик матур итеп ясаганнар. Беренче урында-Инсаф Валиев һәм Айзат Валиахметов,икенче урында-Альбина Яруллина һәм Назилә Имамиева,өченче урында-Ранил Габдулхаков.Җиңүчеләрне мәдәният хезмәткәрләре бүләкләделәр.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 8 май көнне Олы Нырсы авылында митинг үткэрелде.Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә,веноклар куелды.Еллар уза,дөньяга яңа буыннар килә.Эмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнендә хакы юк!Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы-сирәгәя бара.Аларның каһарманлыгы дәвамчыларның хәтерендә,язып калдырган истәлекләрендә саклана.
Шәтке авылында 8май көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнен 77 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, күп санлы кунаклар мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде.Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Ветераныбыз Писарев А. И. та үзенең сугыштагы кичергәннәре белән уртаклашып чыгыш ясады. Митинг азагында бәйрәм концерты булды. Авылдашыбыз Хөснулла абый Габдиревның җыры бигрәк тә йөрәккә үтеп керерлек иде.Соңыннан мәдәният йортында тыл ветераннары сугыш чоры балалары белән чәй табыны артында очрашу- кичә үткәрелде. Югары Мирәтәк һәм Олы Мирәтәк авылларындагы обелиск янында сугыш батырларын бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап, 7 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре сугыш чорыдагы истәлекләр белән уртаклашып "Гел хәтердә, гел истә" дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Авылның дәһшәтле елларны үз күзләре белән күргән тере ядкарьләре дә бар иде әлеге кичәдә. Һәркайсы күңелендә сакланып калган хатирәләре белән уртаклаштык. Китапханә мөдире Кәүсәрия Галимуллина шул еллар турындагы тарихи язмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырды. Сугыштан әйләнеп кайтмаган, батырларча һәлак булган Гали Җәләевның хатларын укыды. Ул хатлар Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә басылып чыккан “Сугыш чоры кайтавазы” дигән китапка кертелгән.
Җиңү көне! Бу һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Бөек Җиңүгә 77 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. 8 май көнне Казаклар авылы клубы каршында Билгесез солдат һәйкәле янында «Онытырга хакыбыз юк! » дип исемләнгән музыкаль кичәдән фото мизгелләр.
Илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел. Ничә язлар үтсә дә, бәясез Җиңү язы сугыш ветераны,бүгенге көндә Күкчә авылында гомер итүче Сабирзянова Таисия апа күңеленнән һич китми.Ул аны бүгенгедәй хәтерли.Без- мәдәният хезмәткәрләре 9 май көнне аның белән очрашуда булып кайттык.Таисия апа сугыш елларын искә төшереп,башыннан кичкәннәрен сөйләп,хәтирәләрен безнең белән уртаклашты.Без аны бәйрәм белән котлап,ныклы сәламәтлек теләп,алдагы елларда да очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштык.
8 май көнне Балыклы авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан "Сугыш уты җирдә кабынмасын,тыныч булсын безнең күк йөзе" дигән чара узды.Бәйрәм белән Алан авылы җирлеге башлыгы Хәсанов Булат Наил улы,Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәит улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы котлап үтте.Бәйрәм балалар чыгышы,җыр- бию белән үрелеп барды.